29 июнь көнне Казанның IT-паркында татарча Microsoft Windows 7 һәм Microsoft Office 2010 програмнары тәкъдим ителде.
Татарстанның мәгълүмат технологияләре, заманча компьютерлар белән мавыгу күптән билгеле. Очкычлар мәйданында, вокзалда, зур мәдәният һәм сәүдә үзәкләрендә, электрон хөкүмәт белән элемтәгә керү өчен ялганган махсус терминаллар куелган. Хәзер инде ЮХИДИ штрафларын, фатир түләүләрен шул җиһаз аша гына җибәрергә үгетлиләр.
Ләкин глобализация шаукымы милләтләрне яратып бетерми. Күпчелек заманча техника инглиз телендә “сөйләшә”, һичьюгы русча язу һәм сөйләшү гадәткә кереп бара. Ә бит тәҗрибәле экспертлар фикеренчә, әгәр дә милли-мәдәни продукт, язмалар компьютерга кермәсә, андый телләр тиз арада юкка чыгачак.
Замананың милли хыяллары
Кая инде ул безнең авыл телен мондый куәтле машиналарга кертү, диярсез. Шагыйрьләр элек “минем телемдә икмәк үсә, тире әйләнә, нефть табыла” дип язган иде. Янәсе безнең телдә акча басмыйлар, сугыш игълан итмиләр. Ләкин халыкара форумнарда татарча чыгыш ясау беркемне дә аптыратмый. Сөйлә әйдә, әгәр үзеңнең туган телеңне яхшы белсәң.
Көне буе компьютер тәрәзәсенә багучы замана баласы, ата-баба телендә үзенең газиз әнкәсе яки әбисе белән генә аралаша инде. Ә шул ук заман кешесенең компьютер мониторындагы барлык сүзләр, мөрәҗәгатьләр, күрсәткечләр саф татарча булса?
Әгәр чыннан да дөньякүләм программалар чыгаручы ширкәтләр барлык компьютерларга да безнең телебезне, аның хәрефләрен кертсә, эшләр бөтенләй башкача китә. Милли гаиләдә туган сабыйларыбыз да туган телебезнең иң эшлекле сүзләрен компьютер көзгесеннән күрсә, ул бөтенләй башка төрле кеше булып үсәчәк.
Татар телен һәм шрифтларын миллионлаган санак чыгаручы һәм программа әзерләүче ширкәтләр аша компьютерга кертүгә Татарстан хөкүмәте берничә ел элек кереште. Хәзер инде “яндекс”, “вконтакте” сайтларын татарчалаштырып була. Алман, француз, испан яки кытай гына түгел, татар кешесе дә бу сәхифәләрнең албитен ачып, үз телендә күрсәтмә бирә, инструкция ала. Теләгең һәм әзерлегең генә булсын.
Узган чәршәмбедән глобализациянең куәтле айгыры Microsoftның Windows 7 һәм Office 2010 программалары татарлар белән аларның үз телләрендә аңлаша башлады.
“Электрон” җитәкчеләр
Суконка бистәсендә элекке хәрби комиссариат бинасы урынында төзелгән IT-паркка хөкүмәт җитәкчеләре, президент Рөстәм Миңнеханов, Microsoft`ның Русиядәге президенты Николай Прянишников һәм башка түрәләр килде.
Аларга Microsoft компаниясенең өр яңа программасы язылган лазер тәлинкәсе тапшырылды. Милли программаны тәкъдим итүче Microsoft`ның Русиядәге президенты Николай Прянишников җыелган халыкка татарча мөрәҗәгать итте.
Татарстан республикасы җитәкчелеге Microsoft белән 2005 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Рөстәм Миңнеханов Microsoft җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Президент, “Татарстанның электрон җитәкчелеге” проекты өстендә зур эш алып барыла, диде. Дәүләт эшләрен электрон версиягә күчерү, мәгариф реформалары, электрон мәктәпләр һәм башка IT-проектларда Microsoft программалары кулланыла. Microsoft`ның татар телендәге программалары халыкка кирәк, дип белдерде ул.
Кулланучыга уңайлык
Николай Прянишников, Татарстанда IT-технологияләр калган регионнарга караганда күпкә яхшырак үсеш алган, дип белдерде.
“Без Microsoft Windows һәм Microsoft Office`ның програм продуктларын камилләштерүне дәвам иттерәбез. Дөньяда иң танылган операцион системаны татарча локальләштерү, програм белән тәэмин итүләрне популярлаштырабыз. Татар телле кулланучылар өчен, бу программаларның татар телендә булуы күпкә уңайлырак булачак”, диде ул.
Бу яңалыкны күрсәтүче компьютер белгечләре дә , Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та 7нче Windows`ның татарчага өйрәнүенә сөенгән иде. Димәк, хәзер “сезнең телегез кирәкми”, “глобализация тәгәрмәчендә таптала” дип әйтү дөрес булмаячак, диде алар.
Килгән түрәләр үзләренең компьютерларына һәм кесә телефоннарына Татарстан гербы, милли көйләр куя, үзара татарча гына сөйләшә. Кайберәүләренең татарчасы чамалы булса да, 7нче Windows татар теле алдында баш игәч, үзләре дә милләтпәрвәр рәвешенә кереп бара, дияргә мөмкин.
Microsoft Windows`ны локальләштерү, аерым төбәк ихтыяҗларына яраклаштыру эшендә халыкара компаниянең һәм Казан компьютер белгечләренең зур хезмәте кергән. Алар меңнәрчә сүзләрне татарчага тәрҗемә итеп, компьютер программасына керткән.
Дөрес, кайбер сүзләрне бары тик инглизчә яки русча гына өйрәнгән яшьләр татарча терминнарны танымыйча торырга мөмкин.
“Күнекмәгәнгә күрә аңламыйм”, “җайсыз” диючеләр дә була.
Татарча Windows җайлымы?
Без берничә кешедән татарча "Windows"ка карата фикерләрен белештек. Җаваплар төрлечә булды:
- Мин моңа бик уңай карыйм. Беренче чиратта кызыксынып урнаштырыр идем. Аннары уңайлы булса, шуның белән эш итәр идем;
- Мондый тәрҗемәгә һәм сыйфатка карап, мин аны беркайчан да куймыйм. Чөнки мин анда бернәрсә дә аңламыйм. Ул тәрҗемәгә карыйм, карыйм да бернәрсә аңламыйча, кире урысчага әйләндерәм.
Ул тәрҗемә, инглиз теленнән түгел, урыс теленнән ясалган. Ягъни урыслар аны башта урыслаштыра, аннары татарлар, инглиз телен белмичә, тәрҗемәдән тәрҗемә ясый. Килеп чыккан тәрҗемә мәгънәсез.
- Үзенең республикасын, халкын яраткан кешеләр өчен бу бик зур казаныш һәм горурланырлык әйбер. Windowsны башка республикаларда, мәсәлән, Чуашстанда чуаш теленә күчерү, тәрҗемә итүне күз алдына китереп булмый.
Бу татарчаны начар белүче татар балалары өчен яхшы ярдәмче булыр иде. Үземнең ноутбукка урнаштырмас идем, чөнки татарчага тәрҗемә иткәндә, аларның тәрҗемәләре артык рәсми, һәм билгесез сүзләр күп була. Ә мин күбрәк русчага өйрәнгән. Ә “Word”ны татарча куяр идем.
- Кирәкми ул миңа. Аңламаячакмын мин аны. Менә Apple`ны татарчалаштырсалар, айфонны татарчалаштырыр идем.
- Мин татарчалаштыруга каршы, чөнки ул компьютер белән эшне күпкә катлауландырачак. Бар кеше дә рус вариантына өйрәнгән.
Әйе, иң заманча техниканы татарчага өйрәтү татарларның үзләреннән дә зуррак әзерлек сорый. Хәзергә бу техника белән дуслашмаган өлкәннәр һәм урта яшьләрдәге кешеләр еш очрый. Әлегә әйтелгән фикерләрдән, мондый програмнар иң беренче чиратта сәясәтчеләргә, галимнәргә, язучыларга, журналистларга кирәк, дигән тәэсир калды.
"Татар телле әйберне кулланырга тиешсез!"
“Ирек мәйданы” газеты журналисты Римма Бикмөхәммәтова, президент Миңнеханов зур горурлык белән тәкъдим иткән программаны тизрәк киң җәмәгатьчелек аңласын, кабул итсен, дип тели:
“Microsoft компаниясенең үзенең операцион системаларын татарчага тәрҗемә итү – үзе бер зур вакыйга. Бу эре компаниянең татар теленә игътибар итү – безнең өчен, татарлар өчен, зур әйбер. Бу Татарстан өчен генә түгел, читтә яшәүче татар өчен дә татар теленең кулланышта булуын, аны информацион технология аша куллану мөмкинлеген күрсәтә. Моны зур эш дип, президент та билгеләп узды.
Кызганыч, Microsoft Windows 7 һәм Microsoft Office 2010 презентацияләрендә татар телле матбугат чараларыннан журналистлар юк иде. Беренче чиратта бу вакыйганы татар матбугат чаралары яктыртырга тиеш. Аларның берсе дә күренмәде. Без шушы әйберне дәррәү күтәреп, халыкка җиткерергә тиешбез.
Беренче тапкыр Microsoft XP, Windows Vista тәрҗемә ителгән иде. Ул вакытта тәрҗемә итүнең кытыршы яклары бик күп иде. Бу күңелне кыра иде. Мин бу Microsoft Windows 7 һәм Microsoft Office 2010 тәрҗемәләрен тулысынча күрмәдем, әмма бөтен кимчелекләре алып ташланган дип ышанам.
Шунысы куандыра – презентация ике телдә барды. Анда шушы проект өстендә эшләгән егетләр турыдан туры инглиз теленнән тәрҗемә иттек, дип белдерде. Инглизчәдән тәрҗемә итү күпкә җиңелрәк һәм уңайлырак диделәр.
Microsoft Windows интерфейсы тулысынча татарчага тәрҗемә ителгән. Иң мөһиме – бу системада татар текстларын тикшерү мөмкинлеге бар.
Әлбәттә, кимчелекле яклары да бардыр, ләкин моның өстендә даими эшләргә кирәк һәм ул эшләнер, дип уйлыйм. Татар телле кулланучы өчен татар теленә мондый игътибар бирү минем өчен зур куаныч. Безнең хөкүмәт тарафыннан да татар теленә игътибар итү бар.
Тәкъдим итү бар, безгә ул продукцияне бирәләр, эшлиләр, ләкин куллану татарның үзеннән тора. Эре корпорацияләр тәкъдим итә. Ләкин татар телле кулланучыдан зур игътибар юк. Без татар телен сакларга телибез икән, тәкъдим ителгән һәрбер әйберне кулланырга тиешбез”, диде ул.
Татарча Microsoft Windows 7`не Microsoft`ның лицензион кулланучылары бушлай урнаштыра ала. Бу программаны 123 илдән йөкләгәннәр. Ләкин кулланучыларның сан күрсәткече сер булып саклана.
Киләчәктә Microsoft компаниясе татар телле программаларын күбәйтергә тели. Microsoft`ның татар программаларын үзләштерү, камилләштерү өчен тырышасы бар. Дөнья арбасыннан төшеп, артта калмас өчен, техниканы да кешеләрне дә камилләштерәсе, акылны, иманны эшкә җигәсе генә калды.