Илдар Халиков Уфада эш сәфәрендә булды

Азамат Илембәтов (с) һәм Илдар Халиков, Уфа, 1 июль

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков 1 июль көнне Уфада эш сәфәрендә булды һәм Башкортстан хөкүмәте башлыгы Азамат Илембәтов белән очрашты.

Татарстан премьер-министрының Уфага беренче эш сәфәре бу. Шуңа да аны Башкортстан белән якыннан танышу сәфәре дип атады Илдар Халиков. Казан кунагын иң тәүдә Башкортстан премьер-министры Азамат Илембәтов кабул итте. Очрашу барышында ике республика арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Икътисад өлкәсендәге бәйләнешләр белән беррәттән, мәдәни багланышлар хакында да төпле фикер алышу булды.

Азамат Илембәтов Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе итеп бер ай ярым чамасы элек тәгаенләнгән иде. Аның өчен дә Татарстан белән танышу файдага. Ул яңарак Казанда ислам бизнесы һәм финанслары халыкара җыенында катнашып кайтты. Шул чакта ул Илдар Халиковны Уфага эш сәфәренә чакырган булган.

Татарстан премьеры бу чакыруны ихлас кабул итеп, эшне озакка сузмыйча, Уфага килеп тә җитте. Аның сүзләренчә, ике тугандаш республиканы уртак мәдәни тамырлар гына түгел, ә киләчәккә икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру теләкләре дә берләштерә.

“Башкортстан элек-электән үзенең куәтле нефтехимия комплексы белән дан тота, бу тармакта ул әйдәүче булды. Бүгенге көндә Казан шушы юнәлештә дә Уфа белән хезмәттәшлекне арттырырга исәпли”, диде Илдар Халиков.

Башкортстан премьеры Азамат Илембәтов та ике күрше республика арасында һәртөрле бәйләнешләрне киңәйтү ике якка да файдага булачагын ассызыклады. “Безгә нефть һәм нефть химиясе тармагында гына түгел, ә машиналар төзүдә дә, агросәнәгать өлкәсендә дә үзара файдалы элемтәләрне үстерергә кирәк”, диде Азамат Илембәтов.

Уфага сәфәре барышында Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков кайбер сәнәгать ширкәтләре эше белән танышты һәм Уфаның тарихи, истәлекле урыннарын, яңа төзелешләрен дә карады.