Уфа татарлары сафларында янә бүленеш

Башкортстан татар җәмәмгатьчелеге вәкилләре утырышы

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты утырышына әгъзаларының өчтән бере генә чакырылган. Путин фронтына кермәгән оешмалар яңа оешмага берләшергә җыена.

7 июль Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән идарә утырышы уза. Ләкин аңа башкарма комитет әгъзаларының өчтән бере генә чакырылган булып чыкты. Бу хакта Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, бер үк вакытта Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе вазифасын башкаручы профессор Мәҗит Хуҗин хәбәр итте:

“Миңа кичә генә утырыш булачагы билгеле булды. Кайдан-кайдан – президент хакимиятеннән ишетеп кайттым. Моңа мин бик хурландым. Билгеле булуынча, башкарма комитеты рәисе профессор Тимергази Галиев авыруы һәм элекке хакимият белән уртак тел таба алмавы өчен вазифасын башкарудан баш тарткан иде. Ул республиканың мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишевка керергә ике сәгать торып, керәлми кайтып киткәннән соң, рәислектән баш тартты һәм мине рәис вазифасын башкаручы итеп билгеләделәр. Тимергази Галиевның миннән башка тагы ике урынбасары бар иде. Калган ике урынбасарлар – Рамил Бигнов һәм Рушан Галләмовлар да бу чара турында ишетмәгән булып чыкты”.

Уфаның Орджоникидзе районы татарлары башкарма комитеты рәисе Рәис Карачурин әлеге утырышта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның да киләчәген ирештерде. Ул бу хакта Свердлау өлкәсендә узган федераль Сабан туенда Ринат Закиров авызыннан ишеткән.

Башкарма комитет әгъзасы Заһир Хәкимов исә боларны хәбәр итте:

“Бу башкарма комитетның киңәйтелгән дип аталган сәер утырышына 41 кеше чакырылган. Башкарма комитетта 27 әгъза, ә чарага аларның уны гына чакырылган. Алар ул исемлектә “гамәли әгъзалар” дип аталган. Калганнар эшләми булып чыга. Канун буенча, аңа башкарма комитетның барлык әгъзалары да чакырылырга тиеш иде. Шуңа өстәп кенә киңәйтү мөмкин. Ә монда аларны, шул исәптән мине дә, башкарма комитет рәисе урынбасарлары Мәҗит Хуҗин белән Рушан Галләмовларны да чакырмаганнар. Дөрес, ул ун кеше арасына, ничектер, башкарма комитет рәисе урынбасары Рамил Бигнов килеп кергән. Шул ук вакытта утырышка чакырылучылар исемлегендә ике хакимият җитәкчесе, хакимият җитәкчеләренең өч урынбасары, ширкәт-оешма җитәкчеләре чакырылган. Ә бит алар хакимият кешеләре буларак өстән кушканны гына үтәүчеләр.

Без күптән түгел Русия хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путинның Халык фронтына кердек, Башкортстан президенты белән уртак тел таптык. Хәзер килеп мондый чара үткәрү мантыйкка сыймый. Бу Русия һәм Башкортстан хакимиятенә каршы эшләү дә булып тора. Минемчә, чара татар хәрәкәтен таркату өчен эшләнә”.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, ике дистәгә якын оешманы берләштергән Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеген, көчләп дигәндәй, куалап уптым-илаһи Путинның Халык фронтына керткән иделәр. Берничә көннән үк аннан ике татар оешмасы – “Мирас” һәм “Берлек” чыгуларын белдерделәр. Әлеге хәлдән соң аларның Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләре дә киеренкеләнгән иде. Бу “фронтовик булмаган” оешмалар шул ук 7 июль көнне, татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен кертеп, берләштерүче яңа оешма оештырырга җыена. Ул оешманы Башкортстан татарлары җәмәгатьчелек оешмалары берлегенә альтернатив итәргә җыеналар.