Актаныш районының Бурсык авылында туып-үскән Сания Галиева хәзер Казакъстанда яши. Биредә ул татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау, үстерүгә үз өлешен кертә.
Сания ханым 1975 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлагач, Казакъстандагы туганнарына кунакка бара. Шушы баруыннан ул Алматы шәһәрендә төпләнеп кала. Казанда алган белеме белән балалар китапханәсенә эшкә урнаша, кияүгә чыга.
1991 елда Казакъстан үзенең бәйсезлеген игълан иткәч, биредә күптөрле татар оешмалары, җәмгыятьләре төзелә. Сания ханым да Алматыдагы “Идел” берләшмәсенең татар якшәмбе мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый. Алматыдан ерак булмаган Боралдай бистәсендәге китапханәгә мөдир итеп билгеләнә.
Шул ук вакытта Алматыдагы “Сарман” ансамблендә баянда уйный, татар, казакъ җырларын башкара. Радио-телевидениедән чыгышлар ясап, халыкны Татарстан тормышы, аның зыялылары белән таныштырып тора. Шушы хезмәтләре өчен ул җирле хакимият, Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевның рәхмәт хатларына лаек була.
Сания ханым туган якларын онытмый. Ел саен диярлек Актанышка, Чаллыга кайта. Алматыдагы татар мохитендә зур эш алып барган бу кеше белән без дә очраштык һәм шушы чит илдә яшәгән милләттәшләр тормышы белән кызыксындык.
“Алматыда 6 татар җәмгыяте эшли. Татар якшәмбе мәктәбе дә игътибарга лаек. “Ак Җаек” бию ансамбле дә уңыш казанды. “Идел” бинасында “Сарман” ансамбле дә эшли.
Казакъстан радиосының беренче каналында атнага бер тапкыр тапшырулар оештырыла. Бу тапшыруларда татар театрлары, җырлары турында сөйләшүләр бара.
Казакъ халкы белән татарлар дус яши. Татар казакъ кызына өйләнә, казакъ егете татар кызына өйләнә. Бу дуслык ныгый, көчәя бара.
Казакъстан – бай дәүләт. Моннан Русиягә киткәннәрнең кире кайту очракалары да бар. Илдә татулык, дуслык булуда президент Нурсолтан Назарбаевның өлеше зур, аңа рәхмәт”, дип сөйләде Сания Галиева.
Казакъстанда яшәүче Сания ханым әйтүенчә, биредәге татар оешмалары Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә тора, аларның ярдәмнәрен төрле яклап күрәләр.