9 сентябрь көнне Уфада тантаналы шартларда Таҗикстан республикасының генераль консуллыгы ачылды. Ул Идел буе федераль округындагы 14 төбәкне хезмәтләндерәчәк.
Консуллыкны ачуны 9 сентябрьгә туры китерүнең күңелле сәбәбе дә бар. Нәкъ шушы көнне Таҗикстан республикасы үзенең бәйсезлегенең 20 еллык юбилеен бәйрәм итә. Уфада консуллык ачу уңаеннан рәсми чаралар һәм журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырылды. Таҗикстанның Башкортстандагы баш консулы Содик Имомов мәгълүмат чараларына консуллыкны максатлары хакында сөйләде.
Уфада Таҗикстан консуллыгын ачу хакында 2008 елда ук Русия хөкүмәте карары дөнья күргән иде. Әмма бу эш, ни сәбәпледер, озакка сузылды. Фәкать узган ел азагында гына бу юнәлештә тәгаен әзерлек чаралары башланды һәм быел яз консуллыкның башлыгы итеп Содик Имомов билгеләнде. Май аенда баш консулны Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та кабул итте һәм ике республика арасында киләчәккә хезмәттәшлек юнәлешләре хакында фикер алышты.
Содик Имомов белдергәнчә, әлеге көндә Башкортстанда 5 мең чамасы таҗик яши. Аларның бер өлеше талиплар булса, башкалары биредә вакытлыча эшкә урнашкан кешеләр һәм Башкортстанда күптән яшәүчеләр. Әлегә Башкортстан белән Таҗикстан арасында үзара икътисади хезмәттәшлек зур гына булса да, аны барыбер тиешле югарылыкта дип әйтеп булмый. Узган елда үзара тауар алмашу, сәүдә 70 миллион доллар күләмендә тәшкил иткән. Хәзер инде консуллык ачылгач, алыш-бирешләр артыр дип әйтелә.
Таҗикстан Республикасы консуллыгы Уфада урнашса да, Идел буе федераль округындагы 14 төбәкне хезмәтләндерәчәк ул. Әлегә кадәр Таҗикстанның Русиядәге консуллыклары Мәскәүдә һәм Екатеринбурда эшләп килә иде.
Баш консул Содик Имомов “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә алдагы бурычлары хакында сөйләде. “Иң мөһим бурыч итеп без Русиядә яшәүче ватандашларыбызны яклауны һәм аларга һәртөрле ярдәм итүне, шулай ук үзара файдалы хезмәттәшлекне арттыруны куябыз”, ди Содик Имомов.
Аның әйтүенчә, киләсе елларда Идел буе федераль округына керүче барлык төбәкләр белән Таҗикстан арасында үзара элемтәләрне ныгыту каралган. “Ә иң беренче сәфәрем тиздән Казанга булачак”, диде баш консул.