Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре башлана

Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкортстан Дәүләт академия халык бию ансамбле

22-30 сентябрьдә Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре уза. Чаралар Җәлил театрында Башкортстан сәнгатькәрләре концерты белән ачылачак.
Тантанада Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов һәм башка рәсмиләр катнашыр дип көтелә. Җәлил театрында “Башкортстан – Евразиянең энҗесе” дип аталган фотокүргәзмә эшләячәк һәм Башкортстанның Милли музееннан экспонатлар да куелачак.

Шулай ук башкорт милли ризыклары, китаплар, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм халык иҗаты эшләнмәләре дә тәкъдим ителәчәк.

23 сентябрь көнне Җәлил театрында Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкортстан Дәүләт академия халык бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Башкортстан сәнгатькәрләре Татарстанга халык күңелен яулаган сәхнә әсәрләре дә алып килә. 24 сентябрь көнне Камал театрында Стәрлетамак Дәүләт башкорт драма театры “Кыз урлау” спектаклен күрсәтә.

27-30 сентябрьдә Салават Дәүләт башкорт драма театры Тинчурин театрында репертуарыннан иң яхшы әсәрләрне куячак.

Мәдәният көннәрендә Башкортстан иҗат төркемнәре Татарстанның авыл һәм калаларында да чыгыш ясаячак.