Соңгы көннәрдә рубльнең долларга һәм еврога карата түбән тәгәрәве һәм шул сурәттә нефть бәясенең төшә баруы халык арасында тынычсызлык уятты. Башкортстанда да хәзер чираттагы дефолт булмагае дигән хәвефле кәефләр бар.
Бар дөньяда әле бетеп тә өлгермәгән икътисад кризисы янә дә бер көчле дулкыны белән килә дигән фаразлар күптәннән ишетелә иде инде. Әмма ил җитәкчелеге андый хәл булмаячак дип ышандыра килгәч һәм рубль бәясе дә бер тирәдәрәк торгач, җәмәгатьчелекнең андый фаразларга исе китми иде, шикелле.
Ә инде соңгы көннәрдәге хәлләр Башкортстан халкын да шактый хафага сала башлады. Нефтькә бәяләр төшү белән бергә бу атнада республикада ягулык-майлау әйберләренә, шул исәптән бензинга да бәяләр янә дә өскә сикерде. Шушы тискәре үзгәрешләр Русиягә һәм аерым алганда Башкортстанга ни белән яный? Шушы сорауга җавап алу өчен без күренекле галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллинга мөрәҗәгать иттек.
“Җитештерү куәтләре булмаган, күпчелек табышын фәкать ягулык-энергетика тармагыннан гына алырга күнеккән Башкортстан өчен алдагы айлар зур проблемнар алып килә”, дигән фикердә Ринат Гатауллин.
Ринат Гатауллин әйтүенчә, илне дә, Башкортстанны да 1998 елдагы кебек авыр тетрәнүләр, дефолт көтми. “Шулай да алдагы елларда җиңел тормыш та көтәсе түгел, чөнки сәнәгатьтә яхшы тауарлар җитештерү куәтләре юк. Авыл хуҗалыгы да үз чыгымнарын чак-чак каплый. Ә ил җитәкчеләренең бар кайгысы - сайлауларда җиңеп чыгу һәм ризасызларны юлдан читкә алып ташлау һәм ара-тирә нанотехнологияләр турында сүз куерту ”, ди ул.
Башкортстан халкының алдагы ихтимал кризиска әзерләнүенә төрле дәлилләр дә бар. Республиканың күчемсез милек базары хезмәткәрләре, риэлторлар белдерүенчә, соңгы атналарда фатирлар сатып алырга теләүчеләр саны кискен арткан. Димәк, күпмедер акчасы булган кешеләр уяулык күрсәтеп, шулай үз керемнәрен ничек тә саклап калырга тырыша.