Октябрь – өлкәннәр ае. Өлкәннәр бүген ничек яши? Апа-агайлар ни белән мәшгуль? Аларның яшәү шартлары канәгатьләнерлекме?
Ижауның Малиновая Гора төбәгендә гомер итүче Шәймәрдән ага һәм Гамбәрия апа Хөснимәрдәновлар үз йортларында яши. Безнең машина йөртүчебез зәңгәргә буялган өйне, матур итеп эшләнгән һәм ап-ак төскә буялган тәрәзә йөзлекләренә игътибар итеп, шунда яшәргә тиеш дип, адресны да карамыйча, капка төбенә килеп туктады. Дөрестән дә, ерактан аерылып тора Хөснимәрдановларның йортлары. Шәймәрдан ага белән Гамбәрия апа бүген үзләре генә яшиләр.
Шәймәрдан ага белән Гамбәрия апа кырык ел бергә гомер итәләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер күпсанлы оныклары һәм аларның нәниләренең шатлыклары, сөенечләре белән кызыксынып яшиләр, бүгенге тормышларыннан канәгать.
Шәймәрдан ага: “Пенсияне вакытында китереп бирәләр. Черномырдин чорында дүртәр ай пенсия ала алмадык. Бик кыен булды. Хәзер өйне газ белән җылытабыз, су да торбалардан өйгә килә, балалар да үсеп, үз юлларын тапты”.
Өлкән яшьтәге хуҗабикәгә бүген тормышны алып баруы җиңел. Өйне газ белән җылыталар, су кертелгән, кулланган суны чиләк белән ташып йөрисе түгел, торбалардан агып китә. Гамбәрия апа тәмле ризыклар әзерләп, балаларын, оныкларын көтә.
“Эштән кайткач ташкүмер ташып, мичкә яга идек, балалар өйдә булса, алар ярдәм итә иде. Хәзер бик рәхәт тормыш”, диде Гамбәрия апа
Биш бала тәрбияләп үстергәннәр Хөснимәрдәновлар. Аларның һәркайсысы гаилә корып, үз тормышлары белән яши. Төп йортны онытмыйлар, әти-әнисе янына еш киләләр.
Хөснимәрдановларның гаиләсе ныклы җепләр белән тукылган. Тату гаиләнең тәмен, балаларның кадерен бик яхшы белә алар. Бәхетенең пыяла кебек уалып төшүен белә алар.
Шәймәрдан аганың җәмәгате чирләп, вафат була. Гамбәрия апа да бик яшьли ялгыз кала – тормыш иптәше юл казасына очрап, һәлак була. Күп еллар Шәймәрдан аганың һәм Гамбәрия апаның гаиләләре дустанә мөнәсәбәттә яши. Һәм шушы дуслык җепләре ике гаиләгә дә фаҗига, кайгы-хәсрәтне кичерергә ярдәм итә, берләштерә дә. Гамбәрия апа тәрбиягә алган туганының кызы һәм Шәймәрдан аганың дүрт баласы өчен ягымлы әни була. Шулай итеп ике гаилә бергә яши башлый. Бу көннән кырык ел узган.
“Тырыштым, иптәшемнең йөзенә дә кызыллык китермәскә дип яшәдем. Балалар да хөрмәт итә, “әнкәй” дип торалар. Туганнарыбыз да сөенеп туймый безнең гаиләгә карап”, дип уртаклашты Гамбәрия апа Хөснимәрданова.
Кайбер гаиләләрдә үз балаларына да тиешле тәрбия бирә алмыйлар. Хөснимәрдәновлар сокланырлык гаилә коралар. Эшчән, белемгә омтылган балалар үстерәләр. Барысы да югары уку йортларын тәмамлап, тормышта да үзләрен табалар. Инде оныклары югары белемле һөнәр ияләре.
Шәймәрдан ага сугыш ветераны, аны 1942 елда армиягә алганнар. Җиңү яулагач та, әле тагын дүрт ел Литвада хезмәт иткән. Аннан соң туган ягы Татарстанның Мөслим районына кайткан. Җир сөргән. Соңрак дусты чакырганга Ижауга килеп урнашкан. Хәзер яшәгән йортны үзе салган.
“Урман кисеп, үзем ташыдым бүрәнәләрне. Бик кыеннан салдым бу йортны”, диде Шәймәрдан ага Хөснимәрданов.
Кырык елдан артык автобус йөрткән Шәймәрдан ага. Гамбәрия апа гомере буе хисапчы булып эшләгән. Хәзер дә алар тик кенә утырмый. Үз хуҗалыкларын нык тоталар. Шәймәрдан ага күп еллар бал кортлары үрчеткән. “Кайбер елларда берәр тонна бал ала идек”, дип сөйләде хуҗа. Хәзер дә сораучыларга умарта ояларын ясап бирә. Гамбәрия апа яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Бакчаларында быел да мул уңыш үстергәннәр. Биредә дә сокланырлык тәртип.
Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бергә, тату, бер-береңә терәк булып яшәүгә өстенлек биреп гомер итә Хөснимәрдановлар. Гореф-гадәтләребезне үтәп, алар нигезендә үсеп килүче буынны тәрбияли.