Нәкъ бер ел элек Башкортстан татар матбугатына тагын бер матур басма өстәлгән иде. Уфада татар хатын-кызлары өчен “Диләфрүз+” исемле яңа гәзит чыга башлады. Аны киләчәктә гәзиттән матур журналга әйләндерү максаты да куела.
Яңа басманың үзенчәлеге шунда – ул хосусый гәзит. Аның оештыручысы – Уфада яшәүче филолог, журналист Галия Сәфәрҗанова. Галия ханым Бишбүләк районының данлыклы Дүсән авылы кызы. Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган. Тәвәккәл шәхес буларак күп төбәкләрдә зур тормыш юлы үтеп, бай тәҗрибә туплый. Соңгы елларда журналистикада, Уфадагы гәзитләрдә эшләде ул. Ә татар телендә хатын-кызларга гәзит, йә журнал чыгара башлау нияте күңелләрдә үзеннән-үзе туа.
“Башкортстанда татар газет-журналлары берничә генә, ә хатын-кызлар өчен татарча басма бөтенләй дә юк. Шуңа күрә дә нәкъ менә шундый журнал чыгару максатын куйдык”, – ди Галия ханым. Әлеге басмада эшләү өчен талантлы журналистларны җәлеп итә, ә аның мөхәррире итеп билгеле журналист һәм драматург Дилә Мөхәррәмованы чакыра.
“Диләфрүз” һәрбер айны чыга килеп, хәзер аның уникенче саны да дөнья күрде. Гәзитне оештыручы белән мөхәррирнең уй-ниятләре тормышка ашамы, киләчәккә өмет-ышанычлары ныгыганмы? Шушы сораулар белән аларның үзләренә мөрәҗәгать итәбез.
Һәр матбугат басмасының популярлыгы, киң таралуы аның укучыларының күплеге белән билгеләнә. Менә шушы бер ел эчендә “Диләфрүз”нең дуслары арттымы?
Безнең бер санны укып караган гүзәл затлар аннан аерылмый инде. Шунда ук почтага йөгереп барып “Диләфрүз”гә язылуларын, сөенче итеп, безгә хәбәр итәргә ашыгалар. Шулай итеп абунәчеләребез саны арта. Матбугат киосклары аша тарату да ишәюгә бара, Аллага шөкер. Бүгенге көндә 11 меңгә якын данәдә басыла журналыбыз.
Басманы тарату мәсьәләсе ничегрәк хәл ителә?
Галия Сәфәрҗанова: Ел буена бу юнәлештә дә тик тормадык, күп эш башкардык. Почта элемтәсе аша алдыручылардан тыш башка алымнар да кулланыла. Махсус таратучыларыбыз да бар. Башкортстан буенча байтак алар.
Аннан бездә тагын бер яңалык бар. Аның тарихын да әйтеп китик. Мәскәүдә Диләфрүз Хәйруллина-Дежурова исемле апа яши икән. Шушы ханымның үзе 25 ел элек оештырган татар театры да бар. Үзешчән сәнгать осталарын да, һөнәри артистларны да җәлеп итеп спектакльләр куя ул. Әйткәндәй, быел 25 ноябрьдә шушы театрның 25 еллык юбилее да билгеләнә. Менә шушы апа безнең башлангыч турында кайдандыр ишетеп, белеп калып безне эзләп тапты. Безнең журналларны җибәрүебезне сорады ул. Ай саен аңа җибәрә тордык яңа саннарны. Диләфрүз апаның безнең хакта мәгълүмат таратуы белән, Мәскәүдәге күп кенә татарлар да языла башлады басмабызга.
Башка төбәкләрдә дә безнең гәзитне алдырырга теләүчеләр артуын күрәбез. Татарстаннан, күрше Чиләбе өлкәсеннән, Төмән өлкәсеннән язылырга теләүчеләр күп. Себер якларында да татар-башкортлар күп, шуңа күрә абунәчеләребезнең һаман да артачагына шикләнмибез. Шуны исәптә тотып, без ил дәрәҗәсенә дә чыгарга булдык, матбугатка язылуның Русия каталогына кердек. Киләсе елның беренче яртыеллыгына хәзер илнең төрле төбәкләрендә язылырга мөмкин. Язылу индексыбыз да үзгәрде. Хәзер ул – 10116 саны белән.
“Диләфрүз” журналы башта гәзит кәгазендә генә һәм битләре беркетелмичә чыга килде. Бер караганда аны беренче тапкыр күргән укучыларны әлләни җәлеп итәрлек тә түгел кебек иде. Әмма үзенең кызыклы, тирән эчтәлекле язмалары белән әсир итте ул күпләрне. Әлбәттә, монда тәҗрибәле, сәләтле журналистларның иҗаты уңыш китергәндер, Дилә ханым?
Дилә Мөхәррәмова: Иң тәүдә үз укучыларыбызны туган көнебез - “Диләфрүз” журналының бер еллыгы белән ихлас котлыйсым килә. Бер ел элек булган вакыйгаларга – 2010 елның октябрь аена кайтасы килә. Ул вакыттагы “Диләфрүз” белән бүгенге көнне чыккан уникенче сан басмабызны чагыштырганда, ул күпкә уңай үзгәрде, күпкә матурайды.
“Диләфрүз” үзенә бик якын дус та тапты. Ул Татарстанның махсус программа буенча чыгарылучы “Атна вакыйгалары” гәзите. Аена бер тапкыр чыгучы, 8 битле гәзит чит төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда яшәүче татарлар тормышын үз эченә ала. Безнең басмада аның гәзит эчендә гәзит буларак чыгуының үзенчәлеге дә шунда: “Диләфрүз” гәзитенә язылган кадерле гүзәл затларыбыз “Атна вакыйгалары”н үзләренең тормыш иптәшләренә бүләк итә ала. “Диләфрүз”не хатын-кызлар гына укый дисәк, ялгыш булыр, аны көчле затларыбыз да бик кызыксынып укый икән. Шул ук вакытта менә “Атна вакыйгалары” гәзитен бар гаилә белән укырга мөмкин.
“Диләфрүз” гәзитенә язылган укучылар берьюлы ике куян тотты, чөнки алар ике басманы бер үк вакытта, бер үк кичне кулларына ала. Бүгенге көндә “Диләфрүз”гә - бер яшь, ул тәпи китте, үз юлын, үз укучысын тапты ул. Башкортстанда гына түгел, Галия апа әйткәндәй, без хәзер Русия дәрәҗәсенә дә күтәрелдек. Безне күрше төбәкләрдә дә алып укый алалар. Шул уңайдан “Диләфрүз” гүзәл затлар иленә бөтен Русия хатын-кызларын кабул итәбез. Рәхим итегез, безнең белән бергә булыгыз, язылыгыз. 2012 елның беренче яртыеллыгында укучыларыбызның саны тагын да артыр.
Бүген безне укыган укучыларыбыз ташламас, күңелләре төшмәс. Без аларны канәгатьләндерерлек басма әзерләп, аларның күңелләренә хуш килгән сәхифәләр туплый алырбыз дигән өмет, ышаныч белән, җиң сызганып тагын да ныграк тырышып эшләрбез. Безнең әле яратып әзерләгән сәхифәләребез: “Мәхәббәт тарихлары”, “Дин вә иман”, “Йолдызда кунакта”, “Ата-ана һәм бала”, “Файдалы һәм тәмле” (анда без чит ил аш-суларын да тәкъдим итәбез), “Сканворд”. Без яраткан һәм яңа гына “табадан” төшкән җырларның сүзләре, чит ил хатын-кызларының тормышыннан кызыклы язмалар, төрле тестлар, йолдызнамә - болар барысы да укучыларыбызга чын йөрәктән юллана.
Ә менә басма хәзер Русия каталогына да кертелгәч, аны яхшы кәгазьдә офсет ысулы белән чыгару турында уйламыйсызмы?
Галия Сәфәрҗанова: Әлегә андый максат куймадык. Чөнки яхшы кәгазьдә чыгарсаң, басмабызның хакы арта. Без исә, укучыларыбызга авырлык тудырмас өчен, киләсе елга да шушы сыйфатта чыгаруны дәвам итәргә килештек. Ул 32 биттә була, аның 16 бите төсле итеп басылачак.
Һәр басманың үзәген көчле журналистлар тәшкил итә. Шулай ук иҗат җимешләрен җибәреп торучы штаттан тыш актив авторлар. Сезнең бу тәңгәлдә хәлләр ничегрәк?
Дилә Мөхәррәмова: “Диләфрүз”не ачып җибәргәндә без бер төркем журналистлар бергәләп, киңәшләшеп эшләдек. Әле дә шулай. Аннан безгә һәр хатын-кыз яза ала. Укучыларыбыз арасында чын-чынлап талантлы шәхесләр бихисап.
“Укучыларыбыз иҗаты” дигән сәхифә дә ачып җибәрдек. Монда без хикәяләр дә, шигырьләр дә кабул итәбез. Алар инде басылып та чыкты гәзитебездә. Укучыларыбыз хатларыннан яңадан-яңа сәхифәләр үзеннән-үзе туып тора. Үткән санда гына без “Килен һәм каенана” дигән яңа сәхифәне дә бирдек. Монда инде мактауга лаек бик матур гаилә. Килен үзенең каенанасын бик мактап, аның әйткән һәрбер фәһемле сүзләрен язып барып, аларны безнең укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итте. Шуңа күрә укучыларыбызның тагын да активрак безгә кушылуын телим, гүзәл затлар илендә гүзәл булып, бәхетле булып, матур гаиләләр корып имин яшәргә язсын.
Сездә кеше язмышларына багышланган язмалар да еш басыла. Минемчә, алар башкаларга үрнәк тә, фәһем дә, гыйбрәт тә алырлык язмалар...
Хатын-кыз ул – көчле зат. Ул батыр йөрәкле, кыю. Ул сыгылмас, бирешмәс, нинди генә сынаулар алдында да баш имәс ул. Үпкәләмәсен көчле затлар, әмма хатын-кызлар алардан күпкә көчлерәк. Һәм безнең басмада чын-чынлап шушы көчле һәм гүзәл зат дигән исемгә лаеклы ханымнарның язмышлары тасвирланды.
Үткән саныбызда гына без апалы-сеңелле җиде бертуган Мусиналар турында яздык. Җиде апа-сеңел, җиде язмыш. Һәрберсендә фәһем, һәрберсендә ниндидер борылышлар, әмма аларның һәрберсен дә бер әйбер нык бәйли – аларга әти-әнисенең биргән тәрбиясе. Гаиләдә бирелгән тәрбия аларны гомер сукмакларыннан барганда да саклап алып бара һәм аларны, әле картайганда, әбиләр булганда да, бердәм булып, матур булып калырга нигез булган. Һәрбер хатын-кызга мин дә теләр идем ак яулыклы матур әби булып, янында ак түбәтәйле бабай белән картлыгын тыныч, алтын көзләрдә каршыларга.
Бер еллык эш нәтиҗәсе киләчәккә ышанычны арттырдымы?
Бер ел элек “Диләфрүз”нең беренче саны чыкканда без:бу гәзитебез укучыларга барып ирешерме, безне аңларлармы, кабул итәрләрме һәм, гомумән, тираж җыя алырбызмы дигән шикләр белән беренче адымны ясаган идек. Басмабызны оештыручы Галия апа Сәфәрҗанованың кыюлыгы бик ярдәм итте һәм без чын-чынлап менә шушы кыюлыкның артына ияреп, “Диләфрүз”не укучыларыбызга җиткердек дияргә мөмкин.
Бүгенге көнне безнең тиражыбыз да артканнан-арта. Хәзер Русия каталогына кергәч, безнең тугры укучыларыбыз тагын да артыр дип уйлыйбыз. Әле басмабызга ил күләмендә язылу башланды да инде. Киләчәккә ниятләребез зурдан. Шул ук вакытта, укучыларыбызның ышанычын аклау өчен, бар сәләтебезне биреп иҗат итәчәкбез.