Истанбулда Сүрия президентына каршы пикет узды

Сүрия консуллыгы каршында якынча 150 кешелек төркем җыелды

Җомга көнне Сүриянең Истанбулдагы консуллыгы янында Бәшәр Әсад режимына каршы пикет узды. Урам җыенында шулай ук Русия сәясәтен тәнкыйтьләүче плакатлар да күтәрелде. Пикетчылар “Азатлык” хәбәрчесенә белдергәнчә, әлеге чаралар киләчәктә атна саен узачак.

Истанбулның иң затлы районнарыннан саналган Тәшфикия мәхәлләсендә Сүрия президенты Бәшәр Әсадка каршы пикет оештырылды. Җомга намазыннан соң Сүрия консуллыгы каршында җыелган якынча 150 кешелек төркем “Кеше үтерүче Бәшәр, Сүриядән кит”, “Әсад – Аллаһ дошманы” шигарләрен кычкырды.

Консуллыктан җавап юк

Каршылык чарасын оештыручыларыннан берсе – “Сүрия халыклары платформасы” оешмасының рәсми вәкиле Фәүзи Закируглы. Активист “Азатлык”ка белдергәнчә, әлеге урам җыенының төп максаты Сүриядәге режимга каршылык белдерү. Шулай да пикетчылар консуллыктан бернинди җавап алмады. “Безгә шуннан өстән карап торалар, фотога төшерәләр. Шул гына”, - ди Закируглы.

“Русия, без онытмабыз, без гафу итмәбез”

Чарада шулай ук Русияне тәнкыйтьләгән “Русия, без онытмабыз, без гафу итмәбез” дигән плакат та бар иде. Закируглы сүзләренчә, пикетчылар моның белән Русияне Сүрия режимына ярдәм күрсәтмәскә, халыкка каршы чыкмаска чакырырга тели. “Без Русия консуллыгына да барган идек. Ләкин мөрәҗәгатебезне кабул итмәделәр”, ди активист.

Чарада Русияне тәнкыйтьләгән плакат та бар иде



Закируглы Либиядәге вакыйгаларга да кагылып узды. Пикетчы сүзләренчә, Каддафи режимының җимерелүе Сүриядәге каршылык хәрәкәтен җанландырып җибәргән. “Аның шундый шартларда үтерелүен теләмәгән идек, ләкин бәлки ул аңа лаектыр”, - дигән фикердә Закируглы.

Сүрияне Тунис, Мисыр, Ливия язмышы көтә

“Сүрия төрекмәннәре” оешмасының рәсми вәкиле һәм оппозиция активисты Али Өзтүркмән Төркиянең Сүрия вакыйгаларына тәэсир итүен, аның ролен билгеләп узды. “Без Төркия хөкүмәтенә, төрек халкына Сүриядәге режимга каршылык күрсәтүгә ярдәм иткән өчен бик рәхмәтле. Әлеге хәрәкәтләр, Якын Көнчыгышта искән азатлык җилләре, “Гарәп язы” төбәктәге диктаторларга нокта куяр. Тунис, Мисыр, Либиядә шулай булды. Чиратта – Сүрия. Сүриядәге атадан улга күчкән хөкүмәт төрки халыкларга гел каршы булды. Андагы диктаторлык тәмамлангач, Төркия һәм Сүрия чын кардәшлек җепләре белән бәйләнер”, - ди Өзтүркмән.

Төрекмәннәр дә Әсадкә каршы

Сүрия төрекмәне буларак Али Өзтүркмән әлеге милләт вәкилләренең дә каршылык чараларында актив катнашуын ассызыклап узды. “Күп еллар дәвамында басым, золымга дучар булып яшәгән Сүрия төрекмәннәре дә хакимияткә каршы протест хәрәкәтләрендә актив катнаша”, - ди ул.

Өзтүркмән шулай ук пикетчыларның Русиягә карата тәнкыйтен дә үзенчә аңлатып китте: “Русия һәм Кытай Сүриядәге инвестицияләрен югалтырга теләми, шуңа күрә дәүләтнең режимына каршылык белдерми. Нәтиҗәдә аңа ярдәм итүче, Сүриядәге кеше үтерүгә сәбәпче булып чыга”.

Пикетчыларның күпчелеген хатын-кызлар һәм балалар тәшкил итте



Каршылык чарасында катнашучыларның бер таләбе Бәшәр Әсаднең президент вазифасыннан китүе булса, икенчесе – Сүриядә очышлар тыелган төбәк игълан итү. Әлеге таләп белән Әсадкә каршы баш күтәрүчеләр хакимият көчләренең корал юлын кисәргә тели. Шундый ук чаралар Сүриядә дә узды, алар нәтиҗәсендә соңгы ике көн эчендә 40ка якын баш күтәрүче үтерелде.

Узган атнада булган Ван фаҗигасы да чарада игътибарсыз калмады. Истанбулда яшәгән сүриялеләр җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә теләктәшлек белдереп, “Ван кайгысы бездә дә бар, догаларыбыз сезнең өчен” дип язылган плакатлар күтәрделәр.

Пикетчыларның күпчелеген хатын-кызлар һәм балалар тәшкил итүе дә игътибарга лаек. Чара ике телдә – төрекчә һәм гарәпчә барды. Пикет дәвамында Сүрия консуллыгын төрек полициясе саклады.