Уфада яшәүче танылган татар галиме, Башкортстан дәүләт университетының милли икътисад кафедрасы профессоры Касыйм Йосыпов, икътисад кризисының икенче дулкыны Русиягә, шул исәптән Башкортстанга да каты бәрәчәк, дип фаразлый.
Шушы елның башыннан ук дөньяда һәм Русиядә дә 2008 елдагы икътисад төшенкелеге янә дә кабатланачак, ягъни аның икенче дулкыны килә дип төрле фаразлар әйтелә килә. Ул кризисның кайбер илләрдә бүген үк авыр нәтиҗәләре үзен ныклы сиздерә инде.
Башкортстандагы галимнәрнең дә икътисади кыенлыкларның әле алда тагын да зурраклары көтелә дип белдерүчеләре бар. Башкортстан хәзер элекке куәтле ягулык-энергетика тармагыннан колак какты – мәскәүләр кулына күчте ул. Ә аны саткан акча әүвәлге президент Мортаза Рәхимов җитәкләгән “Урал” хәйрия фондында. Аны кире Башкортстан файдасына кайтару турында сүзләр барса да, эшнең шуннан ары киткәне юк.
Күренекле татар галиме икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов фикеренчә, республиканың башка сәнәгать җитештерүе мөмкинлекләре юк, авыл хуҗалыгы да көрчектә, шуңа күрә Башкортстанны да авыр дәверләр көтә.
“Андый кризис дулкыннары тарихта булып тора, ул табигый хәл. Кемнәрдер аңардан җиңел чыга, ә Русия кебек нефть һәм газ чималы сатып кына яшәүчеләр авыр хәлгә калачак”, ди Касыйм Йосыпов.
Касыйм Йосыпов әйтүенчә, Русия сәясәте астында яшәгән Башкортстан аның эчендәге икътисади төшенкелекне дә тулысынча үз җилкәсендә татырга мәҗбүр. “Якын елларда җитештерү мөмкинлекләре артачагына өметләр бик зәгыйфь, шуңа күрә ни үлми, ни мантып китми яшәү һаман да дәвам итәчәк әле”, ди ул.