Уфада сайлаулар алдыннан хакимияткә таләпләр арта

Сайлаулар алдыннан хакимияттән үз проблемаларын хәл кылуны таләп итүчеләр ешайды

4 декабрь көнне Русия дәүләт думасына үтәчәк сайлауларга әзерлек барышында Башкортстанда әлләни җәнҗаллар килеп чыкмаса да, кайбер киеренкелекләр булып тора. Ушлырак кешеләр хакимияткә басым ясап, үзләренең проблемаларын да чишә.

Чернобыль атом электр станциясе казасын бетерүдә катнашкан Уфа кешеләре берничә көн элек ачлык игълан иткән иде. Алар үзләренә вәгъдә ителгән фатирларның бирелмәвенә ризасызлык күрсәтү йөзеннән шундый катгый адымга барырга мәҗбүр булуларын әйтте. Уфа чернобыльчеләре акциясенә башка шәһәрләрдәге каза күрүчеләр дә кушылачак дип хәбәр ителгән иде.

Уфада ачлык игълан итүчеләр үз теләгенә ирешер кебек. Чөнки алар янына республиканың төзелеш министрлыгы түрәләренең берсе килгән һәм декабрь уртасында ук фатирлар биреләчәген ышандырган. Шуннан соң ахыр чиккә терәлгән чернобыльчеләр ач торудан туктаган. Түрәләрнең бу вәгъдәсенә ышанып бетмәүчеләр дә бар. Аларга мондый буш вәгъдәләр инде 10 ел дәвамында бирелә икән.

Шул ук вакытта сайлаулар алдыннан хакимияттән үз проблемаларын хәл кылуны таләп итүчеләр ешайды. Сайлаулар алдыннан “йомшарып, юмартланып” китүче хакимнәргә өметләнүдәндер инде монысы. Уфада, хөкүмәт йортыннан ерак түгел урында, бер төркем өлкән яшьтәге кешеләр 1 декабрь көнне пикетка чыкты. Урам җыенында катнашучылар төрле таләпләр язылган шигарләр тотып тора иде. Кайберләрендә “Президентның кабул итүен сорыйбыз” дип язылган булса, бәгъзе берәүләрендә “Сталинградны фашистлардан сакладым, ә Уфада чиновниклар кулыннан үлдем”, “Акчаларыбызны кайтарыгыз”, “Түрәләрне җавапка тарттырырга” кебек усал өндәүләр урын алган.

Шушы ук төркем узган атнада да шушы ук урында каршылык чарасын оештырган иде. Пикетта катнашучылар “Азатлык” радиосына үз фикерләрен әйтүдән баш тартты. “Безнең таләпләрнең һәммәсе дә шигарләрдә язылган”, дип кенә әйтте алар. Урам җыенындагылар бу пикетны кем оештырганын да ачмады.

“Безнең арада төрле оешмалар әгъзалары һәм пенсионерлар бар. Без бергәләп чыктык түрәләргә нәфрәтебезне белдерергә”, дип кыска гына җавап бирде пикетта катнашучылар. Аларның иркенләп сөйләшергә теләмәвенә, бәлки, бирегә килеп җитеп уяу сакка баскан полиция хезмәткәрләре дә сәбәпче булгандыр.

“Безнең таләпләрнең һәммәсе дә шигарләрдә язылган”