Удмуртиядә 2011 ел эшче кеше елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан республика предприятияләрендә уңышка ирешкән кешеләрне, эшче династияләрне билгеләп үттеләр. “Ижсталь” заводында быел эшче династияләрне барлауны яңадан гамәлгә керттеләр. Моның өчен заводта махсус карар кабул ителгән. Бу заводта өч гасырга якын хезмәт стажы булган Хафизуллиннар династиясенә дә үз тамырларын барларга этәргеч биргән.
“Ижсталь” – Ижау шәһәренә нигез салучы завод. Ул 1760 елда төзелә башлаган. “Иж” заводы тимер эретү заводларының иң уңышлы үрнәкләре нигезендә төзелә. Беренче еллардан ук биредә коелган тимер иң яхшылардан саналган чит ил маркаларыннан сыйфаты белән аерылып тора.
Заводка якын-тирәдә урнашкан авыллардан халыкны көчләп эшкә китерәләр. Эш эзләп тирә-юньнән крестьяннар үзләре дә бирегә агыла. Өйләрен дә завод тирәсенә сала. Шулай итеп тимер заводы күпсанлы халыклар өчен эш урыны һәм яшәү чыганагына әверелә.
Күп еллар “Ижсталь”да шундый берничә буын гаилә әгъзаларын – династияләрне билгеләп килделәр. Тик үзгәртеп кору чорында бу гадәт югалып калган иде.
Быел Удмуртия президенты Александр Волков республикада 2011 ел – эшче елы дип игълан итте. “Бу башлангыч “Ижсталь”да династияләрне барлауны яңадан кайтаруга этәргеч бирде. Династияләрне барлау буенча карар чыкты. Истәлеккә эшче династиянең нәсел агачы һәм таныклык әзерләнде. Шулай ук бүләккә шәһәрнең символы – “Ижик” тапшырылды. Ул беренче елларда заводта эшләгән мастерлар киемендәге сувенир”, диде заводның мәгълүмат үзәге җитәкчесе Андрей Дюгуров.
“Ижсталь”да эшче династиясе исемен алу кагыйдәләре кабул ителә. Аның нигезендә өч критерий тора – династия буларак заводта өч буын хезмәт итүчеләр санала. Аларның гомуми стажы 150 ел булырга тиеш, ә иң яшь вәкиленең стажы өч елдан да ким булмаска тиеш.
Быел шушы карарга нигезләнеп тугыз эшче гаилә тантаналы рәвештә билгеләнеп үтелде. Шулар арасында Хафизуллиннар гаиләсе дә бар. “Безнең гаиләнең дүрт буын вәкиленең заводтагы эш стажы 237 ел тәшкил итә”, диде Хафизуллиннар династиясенең икенче буын вәкиле Габдулла Хафизуллин.
“Ижсталь” заводы эшчеләре династиясе исемен раслаган таныклык та Габдулла Хафизуллинның горурлыгы. Династияләрне барлау, аларны тантана итүне яшьләрне эшче һөнәре белән кызыксындыру чарасы буларак кабул иткән завод ветераны.
Габдулланың үзенең дә дүрт дистә елга якын гомере шушы завод белән бәйле. Башта ул төзелеш-төзекләндерү цехында мастер булып эшләсә, соңрак тимер эретү цехына күчә. Инде “кайнар стаж” эшләп лаеклы ялга чыкканына да дистә елдан артык. Үзенең шушы заводка килеп урнашуының сәбәбен ул болай аңлатты:
Утыз ел элек булган хезмәт шартларын бүгенге көнге белән бөтенләй чагыштырып булмый. Барысы да башкача. Күптән түгел сафка баскан тимер эретү, аны прокатлау алымнары да үзгә. Барлык операцияләрне дә автомат башкара. 700-800 градуска кадәр кыздырылган тимер су кебек агып килә, аны автомат тиешле зурлыкларга бүлеп кисә һәм кызган тимер юлын дәвам итә. Боларны күзәтү дә үзе бер могҗиза. Ә бу могҗиза белән идарә итү өчен күпме белем, көч, түземлек кирәк. Гомерен шушы заводка багышлавына Габдулла Хафизуллин бер дә үкенми. Бу елларда ул үзен төрле вазифада сынап карый. Бүген исә цех эшчеләренең иминлеген саклау кагыйдәләрен үтәү юнәлешендә тырышлыгын куя.
Габдулла иҗтимагый эштә дә актив катнаша. Профсоюз оешмасында, ветераннар берлегендә дә аңа эш җитәрлек. Цех диварларында урнашкан эшчеләрнең иминлеген саклау буенча стендлар – алар өчен дә Габдулла Хафизуллин җаваплы.
Киләчәктә дә Хафизуллиннар династиясе вәкилләре “Ижсталь” заводында эшләр. Алар югары нәтиҗәләргә ирешер дигән өметтә Габдулла Хафизуллин.