Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан бүген коррупциянең чишмә башы, аны булдырмый калу һәм аңа каршы көрәшү юллары турында сөйләштеләр.
2010 елгы нәтиҗәләргә караганда, республиканың һәр 5нче кешесе коррупция белән очрашкан. Халыкның 70%ы ришвәт күләме 5 мең чамасы дип исәпләсә, 5%ы ришвәтне 50 мең дип исәпли.
Әмма күпме сөйләнсә дә, түрәләрнең әхлагы үзгәрми торып, бу чиргә каршы көрәшү мөмкин хәл түгел, дип белдерә эшмәкәрләр.
Быел Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 15 мең сум тәшкил иткән. Әлеге хәлгә каршы көрәшү өчен Татарстанда төрле орган вәкилләреннән торган эксперт төркем корылган. Шуны да әйтергә кирәк, бу коррупциягә каршы көрәштә яңа ысул булып тора.
Татарстан коррупцияне яңа ысул белән җиңмәкче
"Әлеге төркем, алдан беркемгә әйтмичә, коррупция очраклары турында хәбәрләр килгән районнарга барып, бер ай буена урында тикшерүләр уздырган. Шуларның берсе Азнакай районында үтте", дип сөйләде Татарстан президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Гайнетдинов.
Әлеге районда 94 санлы федераль канун ничек үтәлгән соң? Карап торышка, барысы да тәртиптә кебек күренә, ди Гайнетдинов. Әмма урынга барып тикшергәч, башкарыласы эшнең эшләнмәве күренгән икән.
"Урам яктыртуга тотылырга тиешле акчалар каядыр юкка чыккан, ә урам дөм-караңгылыкта калган. Коррупциягә каршы көрәш эксперт төркеме тикшерү уздыргач, икенче көнне иртәнге 5тә үк барлык техника әлеге урамны яктырту системасын эшләү белән мәшгуль иде инде", дип белдерде Гайнетдинов.
Коррупцияне ниләр китереп чыгара?
"Эшкуарлар фикеренчә, коррупцияне дәүләт кануннарын төгәл үтәмәү яисә бөтенләй үтәмәү китереп чыгара. Бу исә үз чиратында бюрократияне барлыкка китерә. Әйтик, җир сату, электр энергиясен тоташтыру өчен рөхсәтләр алу авырлаша.
Башка сәбәпләр арасында көндәшлекнең бик түбән дәрәҗәдә булуын да әйтер идем", ди республиканың урта һәм кече эшкуарлык ассоциациясе шурасы рәисе Хәйдәр Хәйруллин. Бу хәл бәйгеләр уздырган вакытта тагын да яхшы күренә, чөнки дәүләт тендерларын күбрәк түрәләрнең таныш ширкәтләре ота, ди ул.
Эшкуарлар исеменнән сөйләүче Хәйруллин фикеренчә, коррупциянең төп чыганагы булып, хөкемдарларның сатып алына торган булуы тора. Әмма эшмәкәрләр үзләре бу хакта сөйләргә курка. Чөнки икенче көнне үк аларның ширкәтләрен тикшерү көтә, ди ул.
Эшмәкәрләрнең керемнәренә салынган зур күләмле салымнар да коррупцияне китереп чыгара, ди Хәйруллин. Моңа өстәп, дәүләт түрәләренең башкалар белән чагыштырганда түбән эш хакы алып эшләвен дә бу “чир”нең бер сәбәбе итеп күрсәтә ул.
Хәйруллин сүзләренчә, коррупциянең төп чыганагы булып, дәүләт үзе тора. Нәкъ менә шушы вазгыять, халыкта дәүләткә карата бер ышанычсызлык уята, дип саный ул: "Татарстанда күп кенә эшмәкәрләр, ришвәт бирсәк, бизнесыбыз яхшырак эшли, дип саный. Һәр мәсьәләнең үз бәясе бар.
"Коррупциядә эләккән түрә эшеннән колак кага"
Татарстан прокуроры урынбасары Газинур Галимов сүзләренчә, хәзер түрәләрнең керемнәрен тикшерү өстендә зур эш башланган. Моннан ары коррупция буенча эш кузгатылган түрә, дәүләт эшендә эшли алмаячак, ди ул.
"Без түрәме, гади кешеме -- аларны коррупциядә гаепләгәндә берсен дә аерып карамыйбыз. Моннан алда түрәләр коррупция белән эләксә, ул эшеннән алына иде дә, башка эшкә күчерелә иде. Тик хәзер бу система бетерелә. Моннан ары коррупциягә кергән түрә дәүләт эшендә эшли алмаячак. Яңа канун шулай куша", ди Галимов.
“Тимофеев җәзасын алачак”
"Коррупциягә каршы бары тик прокуратура гына түгел, гади халык та көрәшергә тиеш. Без бу эшнең координаторлары гына. Кешеләргә курыкмаска киңәш итәм, барысы турында да әйтергә кирәк. Әмма бу сүзләр эмоциягә бирелгән булырга тиеш түгел. Төгәл эшләр, төгәл кешеләрне белергә кирәк", дип белдерә прокурор.
Конкрет кешеләр дигәннән, 5 миллион ришвәт алган Югары Осланның элеккеге башлыгы Тимофеев эше хәзерге вакытта мәхкәмәдә, дип сөйләде ул.
Газинур Галимов, бу эш әле тәмамланмаган, әмма ахырына җиткереләчәк, дисә дә, мәхкәмә булганчыга кадәр элеккеге түрәгә нинди җәза биреләчәген әйтергә ярамый. Прокурор эше төгәл фактларга нигезләнергә тиеш, дип белдерә Татарстан прокуроры урынбасары Газинур Галимов.