Казанда “Сабантуй мәйданыннан – Олимпия уеннарына” дип аталган китап дөнья күрде. Китапта татар һәм Татарстан спортчылары ирешкән уңышлар һәм аларның кыскача биографияләре язылган. Ул – энциклопедик эчтәлек ягыннан беренче спорт басмасы үзенчәлеген йөртә.
Татар телендә басылган 63 битле китап 17 спорт төрендә дан казанган 48 татар һәм Татарстан спортчысының язмышын колачлый. Ул татар телендә язылган, затлы кәгазьдә нәшер ителгән.
Басмада иң элек спортчы аңлатылачак спорт төре турында төгәл мәгълүмат бирелә һәм бу төрдә уңышка ирешкән спортчының кайда тууы, спортка ничек итеп кереп китүе, ирешкән уңышлары гади телдә укучыга җиткерелә.
Рәшит Нәҗметдиновның язучы Кави Нәҗми энесе булуын кем белә?
Әйтик автор китапта данлыклы шахматчы Рәшит Нәҗметдиновны беренче битеннән таныта. “Һәр шахматчының бәхетле саны була. Рәшит Нәҗметдинов өчен андый сан – бишле. Ул биш тапкыр РСФСР чемпионы була, биш мәртәбә икенче урыннарны ала. Биш тапкыр СССР чемпионатының финалында уйный. Халыкара турнирларның бишесендә алгы урыннарга чыга. Дөньяның биш чемпионы белән уйнап, дүртесен ота, берсе белән уртак нәтиҗәгә килә”, дип автор быел тууына 100 ел тулачак танылган татар шахматчысы хакында күп кенә кешегә билгеле булмаган кызыклы мәгълүматларны гади саннар белән аңлатып бирә.
“Беренче чиратта авыл китапханәләре”
Китапның тышлыгында Сабантуй колгасына бүләк алырга дип үрмәләгән малайлар сурәтләнгән. Ә менә шул колганың сөлгеләре рәвешендә Казанның “Ак Барс” хоккей һәм “Рубин” футбол такымнарының Русия чемпионы булгач төшкән рәсемнәре һәм татарның милли көрәше тасвирланган. Ягъни автор татарның милли бәйрәме Сабантуйда ирешкән уңышлар белән башка ярышларда да уңышка ирешеп булуын укучыга аңлатырга тырышкан.
“Татар спортчыларын аз кеше белә”
Китапның бәясе 70 сум
Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган китапның берсе 70 сум тора. Автор алга таба Татарстанның атказанган көрәшчеләре һәм аларның атказанган остазлары турында китап чыгарырга җыенуын әйтте. Данлыклы көрәшчеләрнең саны Татарстанда 80нән артып китте инде ди ул әңгәмәне йомгаклап.