2011 елда Оренбур өлкәсенең Татар Каргалы авылында йөз бала дөньяга килде. Соңгы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, төбәктә яшәүчеләрнең саны ике йөз меңгә кимегән булса, татар авылында киресенчә, арткан.
2011 елның Яңа ел кичәсендә дөньяга аваз салган Рөстәм Татар Каргалы авылында йөзенче бала булып туды. Эдуард белән Гөлнара Ягъфәровларның зур кызлары Әлинәгә инде 17 яшь. “Инде апасы үскән бишекнең дә хәзер кирәге чыкты, Рөстәмне үстерергә ярдәм итүчеләр дә күп”, дип куанып сөйләде әни кеше.
”2011 елда авылыбызда 58 малай, 42 кыз туды. Бу 2010 ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк”, дип сөйләде балалар табибы Гүзәл Зәбирова.
Табиб чираттагы гаиләгә – Уразовларга юл тотты.
“5 көнлек кызыбызның әлегә исеме юк, дүртенче балага исем сайлау кыенрак икән”, ди гаилә башлыгы Илдус Уразов.
Дүртенче баланың тууы – бу тату, ишле гаилә өчен көтелгән куаныч. Гаиләнең алтынчы кешесе бөтен игътибарны җәлеп итсә дә, гаилә үз тормышы белән яшәвен дәвам итә. “Нәни безгә өстәмә яшәү стимулы гына”, ди бәхетле гаилә.
Каргалы авылы зурая, яшь гаиләләр арта, шәһәргә китмичә авылда йортлар төзиләр, гаиләләрдә балалар туа – шулай итеп, яңа микрорайон барлыкка килә.
Төбәктә 70кә якын татар авылы бар. Бер елдан үзенең 270 еллык тарихын билгеләп үтәчәк Татар Каргалы авылы – Оренбур өлкәсендә иң зур татар авылы булып тора. Бүгенге көндә авылда 4 меңнән артык халык яшәсә, 1917 елга кадәр анда 10 меңләп кеше гомер иткән.