Бүген Казанның Рубин такымы Европа Лигасы ярышы кысасында Грециянең “Олимпиакос” футбол такымын кабул итте. Мәскәүнең “Лужники” стадионында үткән 1/16 финал очрашуында Татарстан такымы 0-1 исәбенә җиңелде һәм җавап уенда плей-оффтан узу шансын киметте.
Русия башкаласының “Лужники” стадионы Рубин өчен узган елда да җиңү китермәгән иде. Нәкъ бер ел үткәч Казан такымы бу кырда кабат җиңелү ачысын татыды. Тик бүгенгесендә, Твенте матчыннан бераз гына аермалы буларак, үз капкасына ике туп урынына бер туп керттерде. Моның белән беррәттән, Рубин күпме генә тырышса да, кунаклар капкасына үзе бер туп та кертә алмады.
Салкын һава Рубинга файда китерми
Нәкъ менә шушы борчылу уенның беренче өлешендә үзен анык күрсәтте дә инде. Чөнки беренче таймда Рубин мәйдан хуҗасы буларак чыгыш ясаса да, грек такымының яхшы әзерлекле булуы күренеп торды. Хәтта ки Рубин бер кешегә ким уйнаган кебек хис ителде. Греклар күбрәк хәрәкәтләнде, паслары да тиешле урынга төгәлрәк барып җитте. Капкага тибү очраклары да күбрәк күренде. Рубин исә киресенчә, үз кырыннан чыга алмады. Пасларында күп очракта хаталар җибәрде. 45 минут буена бары тик бер тапкыр гына кунаклар капкасына тибә алу мөмкинлегенә кавышты.
Бердыев курткага күчте
Икенче тайм башланыр- башланмас Рубинның гадәти халәтенә кайта башлавы сизелде. Дөрес, хәзер инде Бердыев Дядюнны Ансалдига алмаштыруны өстен күрде. Бу уенчының да оста уены белән, 47нче минутта Вальдес әздән генә Олимпиакос капкасына бер туп кертми калды. Аннан соң бер-бер артлы башка һөҗүмнәр дә оештырылды. Әмма нәтиҗәсе күренмәде. Аның каравы 70нче минутта Олимпиакос Рубин капкасына штраф тибүе белән туп кертә язды. Тик Рубинның гадәттә бик уйнамаган капкачысы Арлаускис тупны почмакка бәреп чыгарды һәм греклар бу хәлдән бер минут эчендә оста файдаланды. Рубин капкасына почмактан тибелгән туп белән Футсер исәпне ачты. 0-1. Греклар файдасына.
Рубин пенальтидан да файдалана алмады
Олимпиакос үз кырында өстенлекле булачак
Греция такымы бу вакыйгадан соң күбесенчә саклануга күчте, Рубин исә һөҗүмнәрен арттырды. Әмма хәзер инде исәпне үзгәртү бераз авырлашты. Рубин бер уенчыга күбрәк уйнаса да, исәпне тигезли алмады. Өстәмә бирелгән вакыт эчендә Караденизнең тагын бер яхшы мөмкинлеге булса да, 90+2 нче минутта бу мөмкинлек голга әйләнә алмады.
Нәтиҗәдә Грециянең Олимпиакос такымы 23 февральдә Пиренейда узачак җавап очрашуына бер туп өстенлеге белән кайтып китте. Рубинга Европа Лигасының 1/8 финалына уза алу өчен кунак стадионда ике туп кертергә кирәк булачак. Әлбәттә, үз капкасына бер туп та керттермәгән очракта.