Татарча китап укучыга бүләккә – электрон китап

Татар әдәбиятын лицей укучылары кызыксынып укый

Казанның 7нче лицее укучыларның игътибарын татар әдәбиятына җәлеп итәр өчен кызыклы ысул уйлап тапкан. Мәктәп җитәкчелеге иң күп татарча китап укыган балаларга кыйммәтле бүләк – электрон китаплар тапшыра. Лицей психологы фикеренчә, әлеге ысул балаларга татар әдәбиятын өйрәнер өчен яхшы этәргеч булып тора.


Казан шәһәренең 7нче малайлар лицее (элекке татар-төрек икътисади лицей) укучыларның туган тел һәм әдәбиятка игътибарын арттырыр өчен яңа ысул куллана башлады. Җитәкчелек татарча китаплар уку бәйгесе уздыра, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр – популяр Kindle электрон китап уку җайланмалары һәм башка заманча җиһазлар тапшыра.

“Безнең бу акциябез туган тел айлыгы кысаларында уза”, диде «Азатлыкка» лицей мөдире Альберт Әхмәтов. “Татар әдәбиятын уку буенча бер айга сузылган ярышта җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Беренче урынга – электрон китап, икенчегә дә электрон уку җиһазы, өченчегә – МР3 плеер, дүртенчедән алып унынчы урыннарны яулаучыларга флешкалар биреләчәк. Бу бәйге балалар өчен татарча китаплар укуга бер этәргеч булыр, дип ышанабыз”, дип сөйләде ул.

Ярышта катнашыр өчен теләсә нинди татарча китапны түгел, татар әдәбияты дәресе програмына кергән китапларны гына укырга ярый. Нәтиҗәләр дә гадел рәвештә чыгарыла: җиңүчене билгеләү өчен укылган бит санын хисаплау гына җитми, балалар китапларның тәфсилле эчтәлеген укытучыга сөйләргә тиеш.

“Кызып китеп укый башладылар”

Альберт Әхмәтов сүзләренчә, бу чара мәктәпнең беренче акциясе түгел. Шундый ук бәйге декабрь аенда төрек теленнән дә уздырылган. “Шуннан соң кыйммәтле бүләкләр җиңүчеләргә башка укучыларыбыз да кызыкты булса кирәк, бөтенләй кызып китеп укый башладылар”, ди мөдир гаҗәпләнүен яшермичә. Шундый ук акция апрель аенда да узачак, анда инде укучылар инглиз әдәбиятын укуда ярышачаклар.

Илнур Мифтахов​

Лицей психологы Илнур Мифтахов​ фикеренчә, әлеге акциянең ярышу рәвешендә узуы аерым әһәмияткә лаек. “Малайлар болай да ярышуны яраталар, кызларга караганда аларда ярышу хисе ныграк чагыла”, ди ул. “Бәйге булмаса, укучы ул китапларны укымас иде дә. Ә бүләкләргә кызыгып укый башлаган бала, укуны бәйгедән соң да дәвам итәргә мөмкин. Ягъни монда ниндидер дәрәҗәдә укуга мәхәббәт уяна”, ди психолог.

Мифтахов фикеренчә, бәйгенең бүләге уңышлы сайланган. “Хәзер бит электрон китап тотып укып йөрү модада. Укучылар шуның өчен дә Kindleларга кызыга. Җитмәсә, лицей хезмәтләренең дә күбесе электрон китап куллана, укучылар аларга охшарга тырыша”, дигән фикердә мәктәп психологы.

7дән 11нче сыйныфка кадәр белем биргән лицейда укучылар төрле милләттән. Мөдир сүзләренчә, алар рус һәм татар телен камил белү белән генә чикләнмичә, инглиз һәм төрекчә дә яхшы беләләр.