Башкортстанда Галимҗан Ибраһимовны искә алу кичәләре үтә

Казан кунаклары Галимҗан Ибраһимов турында чыгыш ясый. Солтанморат авылы

Татар әдәбияты классигы, галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тулды. Шушы уңайдан Башкортстан татар җәмәгатьчелеге бу көннәрдә байтак тантаналы чаралар оештыра. Чираттагы төп бәйрәм кичәләре Стәрлетамак шәһәрендә һәм атаклы әдипнең туган ягы Авыргазы районы Солтанморат авылында оештырылды.

Башкортстандагы юбилей чараларына Татарстаннан да зур вәкиллек килде. Унбиш кешелек әлеге вәкиллеккә Татарстанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин җитәкчелек итә. Күренекле галимнәр Мирфатыйх Зәкиев, Фоат Галимуллин, Искәндәр Гыйләҗев һәм башкалар Галимҗан Ибраһимовның күпкырлы талант иясе һәм дәүләт эшлеклесе булуы турында зур хезмәтләр язган кешеләр.

Мирфатыйх Зәкиев һәм Ким Миңнуллин

Бәйрәм чаралары, соңгы елларда, гадәтләнелгәнчә, Стәрлетамак шәһәрендәге 5нче санлы татар гимгазиясендә башланып китте. Анда “Галимҗан Ибраһимов укулары” бәйгесендә катнашкан һәм җиңгән укучылар һәм талипларга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Казаннан килгән галимнәр катнашлыгында фәнни-гамәли конференция булып үтте.

Икенче көнне бәйрәм чаралары Авыргазы районы Солтанморат авылында дәвам итте. Биредә Галимҗан Ибраһимов хөрмәтенә төзелгән мәһабәт йорт-музей бар. Кунаклар аның алдында һәм Галимҗан Ибраһимовның һәйкәленә чәчкәләр салды һәм музейдагы ядкарьләр белән танышты.

Ибраһимов укулары

Аннан соң бәйрәм янәшәдәге авыл мәдәният йортында дәвам итте. Анда Галимҗан Ибраһимов хакында өч роман- трилогия язган күренекле татар әдибе – Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов та килгән. Үз чыгышында ул трилогияне язу тарихы хакында мәгълүматлар бирде. Аннан соң “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә Галимҗан Ибраһимовны дөньякүләм язучы дип ассызыклаган фикерләрен кабат-кабат әйтте ул.

Галимҗан Ибраһимов һәйкәле

“Галимҗан Ибраһимовны күпләр фәкать язучы буларак кына белә. Ә бит ул күренекле галим дә, тел белгече дә, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дә. Мин аның хакында язган трилогиядә болар чагылыш тапты. Аннан минем докторлык диссертациям дә Галимҗан Ибраһимов иҗатына багышланган иде. Әле шулай да Ибраһимов шәхесе ачылып бетмәгән. Тикшеренүләр дәвам итәргә тиеш”, ди Суфиян Поварисов.

Суфиян Поварисов

​Суфиян Поварисов әле Казанда Галимҗан Ибраһимовның истәлеген мәңгеләштеү өчен зур эшләр дәвам итүен әйтә. Әдипнең 12 томлык җыентыгын чыгару башлана. Анда Галимҗан Ибраһимовның моңа кадәр бер кайда да кертелмәгән, тыелган әсәрләре дә урын алачак.

Шулай итеп, гаделлек барыбер җиңә һәм асыл затлар бар тулылыгында милләткә кайта башлый. Ә Галимҗан Ибраһимовка багышланган чаралар Башкортстан татар районнарында әле озак дәвам итәчәк. Апрель аенда Казанда үтәчәк тантаналарга да Башкортстан татарларының зур вәкиллеге барырга җыена.

Галимҗан Ибраһимовның йорт-музее