Ижауда иң уңган татар кызын сайладылар

Бәйгедә җиңүче – Гүзәлия Нургаянова

«Иман» татар яшьләре берлеге ике дистә ел эшли. Бу дәвердә оешма төрле чаралар уздырды. “Татар кызы“ бәйгесен әле беренче тапкыр оештырды. Ул халыклар дуслыгы йортында тамашачылар тулы залда узды.

Республиканың иң чибәр, уңган, булган “Татар кызы” бәйгесендә сигез кыз катнашты. Аларның барысы да югары уку йортлары студентлары – булачак табиблар, юристлар, икътисадчылар. Кызлар ай буена татар теле дәресләренә йөрде, махсус курсларда биергә, җырларга өйрәнде, милли киемнәр әзерләде.

Венера Мәхмүтова – Ижаудан. Ул катнашучылар арасында иң өлкәне. Башкаланың Ленин районы прокуратурасында эшли. Булачак юрист, быел хокук институтын тәмамлый.Тормыш сөючән, яңалыкка омтылучан. Ныклы гаилә корып, өч бала тәрбияләргә хыяллана.

Кызлар - сәхнәдә


“Татар мәдәнияте, тарихы белән бик кызыксынам. Яңа дуслар табармын дип өметләнәм. Шуңа бәйгедә катнашырга булдым”, диде Венера. Әлегә татар телендә бик иркен сөйләшә алмый, әмма киләчәктә татар теле дәресләренә йөреп, туган телендә сөйләшергә нияте.

Айгөл Габдрәхимова

Айгөл Габдрәхимованың башта бәйгедә катнашырга теләге булмаган. Әмма башка кызларның әзерләнеп йөрүләрен күреп, бу төркемгә килеп кушылган. Айгөл яңа дуслар табуына сөенә.

Эльмира Гыйззәтуллина Татарстанның Яңа чишмә районы кызы, бүген ул медицина академиясендә укый. Күз табибы булырга хыяллана. Татар, рус, инглиз, төрек телләрен белә. Бәйге турында интернетта күреп алган, анкета тутырган. “Тик әзерләнергә вакыт бик аз булды”, дип уртаклашты Эльмира.

Альбина Нуриева

Лидия Габидуллина Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туып үскән. Медицина академиясендә укый. Әлегә нинди тармакта эшләвен төгәл генә әйтә алмый, әмма “мин яхшы табиб булачакмын”, диде. Татар кызы иң беренче чиратта игелекле, мәрхәмәтле булырга тиеш дип саный.

Диана Гарипова – Башкортстан кызы. Удмурт дәүләт университетында белем ала. Булачак юрист. Аралашучан, игътибарлы, шахмат уены белән мавыга, татар кызы халкыбызның гореф-гадәтләрен белергә һәм үтәргә тиеш дигән фикердә. Биергә ярата.

Венера Мәхмүтова

Ләйсән Мортазина да Башкортстаннан, Удмурт дәүләт университетының юридик факультеты студенты. Максатчан, тормышны яратучан кыз. Ул бүгенге татар кызы заман таләпләреннән калышмаска, борынгы гореф-гадәтләрне дә белергә тиеш дип исәпли.

Гүзәлия Нургаянова игелекле, һәр эшкә җаваплы карашы белән аерылып тора. Авыл хуҗалыгы академиясендә белем ала. Булачак икътисадчы. Максатчан. Казанда шундый бәйгедә катнашкан булган. Хәзер “Иман” берлеге татар кызы бәйгесен оештырырга карар кылгач, үзе дә тагын көчен сынап карарга ният иткән. “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы.

Альбина Нуриева (с), Диана Гарипова, Лидия Габидуллина һәм Гүзәлия Нургаянова

Альбина Нуриева Ижауда туып үскән. Альбина татар кызы мәрхәмәтле, динебез нигезләрен белергә, балаларын да шушы рухта тәрбияләргә омтылырга тиеш дигән фикердә. Ул Ижаудагы инглиз лицеен һәм музыка мәктәбен тәмамлаган. Бүген авыл хуҗалыгы академиясе студенты. Татар дискотекаларына йөри. Шунда дуслары аңа бәйгедә катнашырга тәкъдим иткән.

Иң уңган кыз, иң тапкыр кыз...

Ниһаять, бәйге көне килеп җитте. Халыклар дуслыгы йорты залы тамашачылар белән шыгрым тулы. Төркем-төркем җанатарлар теләктәшлек белдерергә плакатлар әзерләп килгән. Бәйгедә катнашучылар өчен бүләкләрне хәйриячеләр туплаган. Жюри дә үз урынында.

Бәйге үзенчәлекле тамаша белән башланды. Зифа буйлы, сылу кызлар барысы да милли киемнәрдән. Алар кызыклы хәрәкәтләр ясап, сыннар формасын алды.

Жюри бәя бирә

Бәйгедә катнашучыларга милли сәясәт министрлыгы белгече Айрат Гайнетдинов, милли-мәдәни мохтарияте рәисе Нәзирә Касимова, танылган шагыйрь Ибраһим Биектаулы үз фатихасын бирде.

Беренче бәйге –таныштыру. Кызлар кыска гына үзләре белән таныштырып чыкты. Жюри кызларның беренче бәйге күренешен бишлегә бәяләде.

Иҗади бәйгедә кызлар үзләрен төрле яктан күрсәтте. Эльмира Гыйззәтуллина җырын Татарстаннан килгән әнисенә багышлады. Диана Гарипова чегән биюен башкарды.

Җанатарлар

Ләйсән Мортазина шәрык биюен әзерләгән. Шушы ук биюне Венера Мәхмүтова да сайлаган. Кызның шәрык биюләре белән мавыгуы сизелеп тора. Венера биюне бик оста башкарды, зал да аңа кулларын кызганмады, кайнар алкышларга күмде.

Кызлар сәхнәгә чыгар алдыннан бию коллективына йөргән. Аларның бию осталыгы бер ай дәвамында күпкә алга китүен билгеләде оештыручылар. Коллективның җитәкчесе Рушана Чернова алар киләчәктә “Сәйлән” ансамбленә килерләр дип өметләнә.

Лидия Габидуллина татар кызы, иң беренче чиратта, игелекле, мәрхәмәтле булырга тиеш дип саный. Шул ук вакытта бүгенге заман кызларының күңеле ике төскә – ак һәм карага бүленүен Лидия бик яхшы сәхнәләштергән күренештә тасвирлады.

Диана Гарипова белән Гүзәлия Нургаянова

Гүзәл Нургаянова заманча җыр сайлаган, аны сәхнәләштергән дә. Ижау кызы Альбина Нуриева иҗади бәйгедә фортепианода үзе уйнап, җыр башкарды.

Бәйге үз чираты белән дәвам итте. Кызлар татар телен нинди дәрәҗәдә белүендә ярышты. Алар бирелгән берничә сүздән шигъри юллар төзергә тиеш иде. Шәһәр кысаларында үскән, татар сыйныфында укымаган конкурсантларга бәйгенең әлеге өлеше җиңел бирелмәде. “Ә шулай да алар үҗәтләнеп бу турны да уңышлы үтте”, диде жюри әгъзасы Ләйсәния Гатауллина.

Эльмира Гыйззәтуллина

Әлбәттә, һәр бәйгедә чибәрләр сәхнә йөрешендә үзләрен күрсәтергә тиеш. Татар кызлары башка, шундый бәйгеләрдән аермалы буларак, сәхнәгә ярым- шәрә киемнәрдән түгел, ә милли күлмәкләрдән чыкты. Бу шулай булырга тиеш тә дигән фикердә оештыручылар да, тамашачылар да. Бәйгедә катнашучылар да татар кызының сыйфатларын билгеләп, үзләре дә моңа басым ясады.

Тыйнак, игелекле, чая, үткен татар кызларын жюри югары бәяләде. Шәһәрдә үскән татар кызлары, иң мөһиме – сәхнәдән тырышып туган телендә чыгыш ясады, ана теленә якынайды. Бу киләчәктә аларга телебезне тирәнрәк өйрәнергә, тарихыбыз белән кызыксынырга этәргеч булыр, тормышларында истәлекле матур бер мизгел булып кына калмас.

Бәйгедә катнашучы һәр кыз төрле номинацияләрдә бүләкләнде:

Лидия Габдуллина, Альбина Нуриева, Венера Мәхмүтова һәм Эльмира Гыйззәтуллина

Хыялый кыз – Лидия Габидуллина
Назлы кыз – Венера Мәхмүтова
Зирәк кыз – Диана Гарипова
Нәфис кыз – Айгөл Габдрәхимова
Зыялы кыз – Эльмира Гыйззәтуллина
Әкияти кыз – Ләйсән Мортазина
Ягымлы кыз –Альбина Нуриева

“Татар кызы-2012” бәйгесенең җиңүчесе итеп Гүзәлия Нургаянова билгеләнде.

“Татар кызы” бәйгесе яшьләрне җилкендереп җибәрде. Кызлардан соң, бәлки, егетләребез дә бәйгедә уңганлыгын, тапкырлыгын күрсәтер.

Җанатарлар