"Сәламәтлек һәм бәхет" атнасында төркмәннәр аракы эчми, спорт белән шөгельләнә

Президент Корбангули Бирдемөхәммәдовның 2012 елны "Бәхет чоры" дип игълан ителүе турындагы карары нигезендә бу атна ил буйлап "Сәламәтлек һәм бәхет" атнасы үткәрелә. Балалар һәм олылар өчен "Сәламәт гаилә" исемле спорт ярышлары оештырыла.

Дәүләт хезмәткәрләренә, хәтта табипларга көндез үз эшләрен туктатып торып күбрәк спорт белән шөгельләнергә кушылган, дип хәбәр итә Азатлыкның Төркмән редакциясе. Театрларда бәхет һәм сәләматлек турында махсус тамашалар бара.

Бу атнада кибетләрдә аракы һәм исерткеч эчемлекләр сатылмый.