Мәскәүнең татар мәктәбе укучылары Оренбурда кунак булды

Татар Каргалы мәктәбенең “Эра” бию төркеме Мәскәү кунакларын җыр-бию, чәк-чәк белән каршы алды.

Мәскәүнең 1186 санлы татар мәктәбе укучылары язгы ялларының беренче көннәрен Оренбурда үткәрде.

Кунакларны беренче булып Оренбурның татар телен тирәнтен өйрәнүче 38нче мәктәптә каршы алдылар. Берничә көн эчендә кунаклар шәһәрне, аның тарихи урыннарын, “Милли авыл” утарының татар йортындагы музейны, татар театрында спектакль карады, Җәлилнең туган авылы – Мостафада, төбәкнең иң зур татар авылы – Татар Каргалыда булды.

Төбәк белән танышуның соңгы көне Татар Каргалы авылына туры килде. Татар Каргалы мәктәбенең “Эра” бию төркеме Мәскәү кунакларын җыр-бию, чәк-чәк белән каршы алды.

Очрашу-танышудан соң кунаклар мәктәп музее, татар йорты почмагы белән дә танышып өлгерде. География киңлегенә карамастан, бу ике мәктәп укучыларын татар телен өйрәнү теләге берләштерә, һәр ике мәктәптә дә укучыларның саны 400 тирәсе.

“Беренче урында татарлык тора”, дип сөйләде Татар Каргалы мәктәбе мөдире Тәүхидә Низаметдинова.

Мәскәү шәһәренең 1186 санлы мәктәп мөдире Лемма Гирфанова: “Безгә, Җәлил исемен йөрткән мәктәп укытучылары белән укучыларына Оренбур якларына күптән барырга кирәк булган. Үзебез өчен бик күп ачышлар ясадык”, диде.

Татар Каргалы авылының XVIII гасырда төзелгән “Куш манара” мәчете имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин авылның ике тарихи һәм бер яңа гына төзелгән мәчете турында да сөйләп үтте. Ә балалар, үз чиратларында, ерак юлга чыгар алдыннан хәер сәдакаларын тартмаларга салганнан соң, автобуска утырып Оренбурга кузгалдылар.

Ә инде яңа уку елының көз айларында Мәскәүнең 1186 санлы мәктәбе үзенең 15 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге вакыйгага Оренбурдан да вәкилләр барачак.

Мәскәү укучылары Татар Каргалы авылында