Мисырның европалылар һәм русиялеләр яратып ял иткән Һургада һәм Шәрм әш-Шәех шәһәрләрендә дуңгыз итеннән ризык әзерләмиләр.
Һургада шәһәрендә яшәүче Георгий карап торышка мисырлы мөселманнардан бер җире белән дә аерылмый. Муенында гына хачы бар һәм беләгенә христиан диненә караган бер рәсем төшерелгән. Искәндәрия шәһәрендә туган ул. Һургадада үз бизнесы бар, кечкенә генә кибет тота, һәдияләр һәм сөлгеләр сата.
«Ни белән тукланасың, дуңгыз ите ашыйсыңмы?» дигән сорауга Георгий: «Мондагы халык ни белән туклана, мин дә шуның белән, ә дуңгыз итенә килгәндә, булмагач, аны кирәксенмим», дип җавап бирде. Илдәге курорт шәһәрләрдә, Һургада һәм Шәрм әш-Шәехтә дуңгыз ите булмауны ул христианнарның хокукларын кысу буларак бәяләми.
«Бик ашыйсың килсә, дуңгыз итен Каһирәдә табарга була, әмма ул бик-бик кыйммәт», дип елмая Георгий. Һургададагы христиан динендәгеләрнең кайсы белән генә сөйләшмә, ашаганыбыз бар, әмма монда булмаганга аптырамыйбыз, дип җавап бирә.
Мисыр христианнарын коптлар дип атыйлар. Алар 80 миллионлы ил халкының 10 процентын тәшкил итә дип яза интернет сәхифәләр. 8-9%, йә булмаса, 10-15% дип белдергән чыганаклар да бар. Хургада һәм Шәрм әш-Шәех шәһәрләрендә дә коптлар әз түгел, үзләренең чиркәүләрен дә күрергә була. Аның өстенә Кызыл диңгез буендагы бу шәһәрләргә Европа илләреннән, Русиядән христиан, католик динендәгеләр дә ял итәргә яратып йөри. Соңгы бер-ике елда Кытай туристлары да арта башлаган.
Һургададагы Sea Star Beau Rivage отеле 2000 елда ачылган. Әмр Абдаллаһ шул елдан бирле отельнең генераль менеджеры булып эшли. Аның әйтүенчә, 12 ел эчендә бары тик бер генә тапкыр үзләрендә ял итүчеләрдән бер гаилә: «Шәһәрдә кайда дуңгыз ите ашарга була икән?» дип сораган.
“Дөресен генә әйткәндә, кухняда дуңгыз итен кисәр, әзерләр өчен аерым урын булдыру бик авыр. Бу – беренчедән. Икенчедән, аны пешерер өчен аш-су остасы христиан булырга тиеш. Өченчедән, дуңгыз итен әзерләүгә каршы канун булмаса да, бу отельдә мин менеджер булганда, монда дуңгыз ите булмаячак”, ди Абдаллаһ.
Һургададагы бер генә отельдә дә, бер генә ресторанда да дуңгыз итеннән ризык әзерләнми, кибетләрдә дә дуңгыз ите юк. Шәрм әш-Шәех шәһәрендә дә шул ук хәл. “Күпчелеге мөселманнар булган Мисырда яшәүче христианнар да, чит ил кунаклары да безнең гореф-гадәтләребезне, дини традицияләребезне хөрмәт итә икән, без аларга рәхмәтле”, ди Абдаллаһ. "Берәр мөселман дуңгыз ите ашый икән, бу аның үз эше, үз намусында, бу гамәле өчен ул Аллаһы тәгалә каршында үзе җавап бирәчәк", дип тә өстәде ул.
Әмр Абдаллаһ дуңгыз итенең кеше сәламәтлегенә зыяннан кала, бер генә файдасы булмауны да әйтте. "Мисырда дуңгыз үстерүче фермалар бар, анда христианнар гына эшли", диде ул.