Кырым Сабантуена Казан кунаклары да килде

Акмәчетнең Салгыр елгасы буенда узган Сабантуйга Кырымның төрле шәһәрләреннән, Татарстаннан да кунаклар килде.
9 июньдә Кырым башкаласы Акмәчеттә милли бәйрәмебез Сабантуй узды. Шәһәрнең Воронцов исеменде ял итү бакчасы янында Салгыр елгасы буенда ямь-яшел бер болында узган Сабантуйга Кырымның төрле шәһәрләреннән, Татарстаннан да кунаклар килгән иде.

Бу юлы Кырым Сабантуен Татарстаннан килгән Вил Усмановның триосы милли көйләр белән бизәп торды. Баян, скрипка авазлары, татар жыр-моңнарын тараткан ансамбль Сабантуй мәйданын да, тир-якны да бердәм бәйрәм мохитенә әйләндерде.

Ә инде Ялтадан «Акчура» татар үзәге үзенең ансамбле белән килеп Сабантуйның тагын бер бизәге булды. «Акчура» үзәге житәкчесе Рәйсә Шәрипова Сабантуйда катнашучыларны шигырьләр белән котлагач, ансамбльгә кушылып жырлап та жибәрде.

Сабантуйда кырымтатарлар да катнашты. Бахчасарайдан килгән Адавия ханым: “Без дә махсус бу бәйрәмгә килдек”, дип жыр сузды.

Сабантуй сәхнәсендә исә концерт дәвам итә иде. Ялтадан килгән кунак та матур гына шигырьләр укыды.

Гадәттәгечә көрәшчеләр Сабантуйның төп бүләге өчен көч сынашты. Быел зурлар төрле ярышларда катнашу сәбәпле, көрәшчеләр күбрәк балалар һәм үсмерләр булды. Сабантуй батыры булып яшүсмер Алим Рөстәмов танылды.

Сабантуй сәхнәсендә матур татар киемнәрендә яшь биюче Вика Абдуллаева берничә татар биюен бик оста башкарып алкышларга күмелде. Кырымтатар җырчысы, Кырымның атказанган артисты Рөстәм Меметов Сабантуй белән котлап: “Мин сезгә Илһам Шакировтан өйрәнгән жырымны бүләк итәм”, дип җырлап жибәрде.

Сабантуйга Кырым хөкүмәтенең милләтләр эшләре буенча республика комитеты рәисе Эдем Дудаков, Русиянең Кырымдагы консулы урынбасары Сергей Голышев килгән иде. Дудаков: “Безнең мәдәниятләребез бик охшаш, мин үземне монда кунакта түгел, үз өемдәге кебек хис итәм”, диде.

Сабантуйның тагын бер кунагы, 90 яшьлек үзешчән кырымтатар җырчысы Хәмзә бабай, басып булмаса да, утырып бер җыр бүләк итте.

Кырым Сабантуе Акмәчеттә гөрләп узды дияргә мөмкин. Аны үткәрүдә «Идел» бөтенкырым ассоциациясе рәисе Илмир Темиргалиев, Республика милләтләр эшләре комитеты ярдәм итте.

Кырым Сабантуена Казан кунаклары да килде