Әлеге авылда бер мең тирәсе халык яши. Тарихка әйләнеп кайтсак, бу якларга татарлар XVIII гасырда Каргалыдан килеп урнаша. Шул вакыттан бирле бер районның ике татар авылы аралашып яши.
Элек-электән урман аланчыгындагы бу урын махсус Сабантуй урыны саналган.Тик Сабантуй соңгы җиде ел дәвамында мәдәният йорты каршында үткәрелеп килде. Халык элекке мәйданны сагынган. Бәйрәмгә килүчеләр арасында тирә-як авыллардан җыелучылар да күп иде. Ат чабышы ярышына авыл юрткыларының иң яхшылары җыелды. Җиңүчеләр дә бәйрәмнең иң кыйммәтле бүләкләренә лаеклы булды. Беренче булып Рыжик исемле атта Раил Рәхмәтуллин килде. Хезмәт алдынгыларына район, авыл хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Сабантуй уеннары: ат чабышлары, капчык белән бәрешү, аркан тартышу, баганага менү, чиләк белән су ташу, озын колганы үтеп сарык алу һәм бәйрәмнең үзәге булган көрәш мәйданы – Үрге Чебенле авылында болар барысы да гореф-гадәт буларак сакланып килә.
Тамашачыларының саны буенча сәхнә тирәсе дә ат чабышы мәйданы белән ярыша ала иде. Тамашачыларга үз моңнарын авылдашлары да яңгыратты, алар арасында мәктәп балаларыннан алып олы яшьтәгеләргәчә бар иде. Ә инде сәхнә түрендә кадерле кунак – Оренбурның “Тургай” халык фольклор коллективы булды.
Мәйдан батыры булып Татар Каргалы көрәшчесе Дамир Бәширов калды, көрәштә башка урыннарны яулаучылар арасында да каргалылар иде. Татар көрәшенең Каргалыда популярлыгы авылда көрәш секциясе эшләве белән аңлатыла.
23 июньдә Татар Каргалы авылы җирлегендә өлкә Сабантуе үтәчәк. Сакмар районы шурасы башлыгы карары нигезендә өлкә бәйрәменә хәзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзелгән. Узган елда Әсәкәйдә үткән өлкә Сабантуенда Татарстаннан килгән Балык Бистәсе районы вәкилләре җитәкчелегендәге зур делегация катнашкан булса, бу юлы кунаклар Тукай районыннан булачак. Шулай ук узган елдагы кебек, Оренбур Сабантуена җырчы Айдар Галимов та көтелә. Әлбәттә, сәхнәдән татар халык җырларын төбәкнең һәвәскәр җырчылары да яңгыратачак.