Йәмәндә ике шәһәр “Әл-Каидә” контроленнән азат ителде

Йәмәндә хөкүмәт гаскәрләре “Әл-Каидә” сугышчылары контролендә булган ике шәһәрне азат итте. Җаар һәм Зинҗибар шәһәрләрен сугышчылар узган елның май аеннан бирле үз контролендә тоткан иде.

“Әл-Каидә” вәкиле “кан кою булмасын өчен” сугышчылар шәһәрдән китте, дип белдерә. Алар Йәмән башкаласы Санада терор гамәлләре белән яный.

Әлеге шәһәрләрне азат итүдә 20 меңнән артык солдат катнашты, дип хәбәр ителә.