Шагыйрьләр табигатьнең төрле фасылына багышлап шигырьләр язалар. Кемгәдер яз, аның беренче тамчылары иҗатка этәргеч бирә, кемдер ямьле җәй айларын, яисә алтын төсле һәм мул уңышлы көзне якын итә. Фәридә Айдарова-Хафизова күңелендәге саф хисләрне кышкы аклык аркылы сурәтли.
Фәридә Айдарованы Ижау шәһәренең татар гимназиясе укучылары бик яхшы хәтерлидер. Ул анда беренче елларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты. Бик күп әдәби чаралар әзерләп уздырды. Тормыш юллары аны башта Казанга алып китте (анда да Фәридә Айдарова татар гимназиясендә укытты), һәм берничә елдан соң Мәскәүгә күчеп китте. Еллар үтеп, ул кабат туган төбәге Әгерҗегә әйләнеп кайтты. Мәктәптә эшли. Шулай ук балаларга туган телебезне укыта.
Фәридә ханымның биш яшьлек нәни кызчыгы – олы шатлыгы. “Әни булгач, үземнең әниемә булган хисләрем тагын да тирәнрәк икәнен аңладым, дип уртаклашты ул.
Әнисенә багышлап “Иң кадерле кешем син, әни” дигән шигырендә:
“Мин әнинең ачык карашыннан
Һәрчак кадер тоеп яшәдем...
Һәрчак кадер тоеп яшәдем...
...”әни” диеп кызым дәшкән саен,
мин күмеләм кебек назларга”, дип яза Фәридә.
мин күмеләм кебек назларга”, дип яза Фәридә.
“Кырык бердә туган әтигә” исемле шигырендә әтисенең генә түгел, күпсанлы ир-атларның хисләрен чагылдыра ул шигырендә.
“Күңелдәге борчылулар, дуслар белән очрашулар, хисләр кичләрен кәгазьгә күчә”, диде Фәридә.
Фәридә Айдарова-Хафизова тел белгече, аның матурлыгын тоеп иҗат итүче шагыйрә дисәк, бер дә арттыру булмас. Кызы Алсуны да туган телебездә сөйләшергә, аның аһәңен тоярга өйрәтә ул.
“Баланың теле гаиләдә формалаша. Матур татар телебезне белеп үсә, татар телендә китапларны тыңларга ярата, үзе дә күп шигырьләрне яттан белә, уйнап йөргәндә ул шигырьләрне укый да”, ди Фәридә ханым.