Кытайның Нинша виләятендә ислам чәчәк ата

Your browser doesn’t support HTML5

57 әгъза илне берләштерүче Ислам конференциясе оешмасы бу атнада тарихта беренче мәртәбә Кытай һәм мөселман дөньясына багышланган корылтай үткәрә. Шул ук вакытта Кытайның үзендә дә 20 миллионнан артык мөселман исәпләнә. Әмма хөкүмәт мөселманнарның гамәлләрен ныклап күзәтеп тора. Синҗан уйгырлары үзләренә карата кырыс эзәрлекләүләргә зарланганда, илнең үзәгендәге Нинша виләятендә яшәүче һуэйлар мөселманнарның хәле нык яхшыруын белдерә.