Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Көнчыгыш Төркестанда мәчетләрне яба


Уйгырлар җомга намазыннан соң Кашгар мәчетеннән чыга
Уйгырлар җомга намазыннан соң Кашгар мәчетеннән чыга

Кытай хакимияте Көнчыгыш Төркестанда иминлек чаралары кысаларында 200ләп мәчетне япты, 129 кешене сак астына алды.

Кытай хакимияте күпчелеге уйгыр яшәгән Көнчыгыш Төркестан төбәгендә март аенда узачак Дәүләт мәҗлесе җыелышы алдыннан иминлекне ныгыта. Пекин төбәктә "рөхсәтсез" дини эшчәнлек алып баруда гаепләп 129 уйгырны кулга алды. Төбәкнең зур шәһәрләреннән берсе - Хотәндә ким дигәндә 200 мәчетнең ябылуы хәбәр ителә.

Мүнхендагы Бөтендөнья уйгыр Корылтае башлыгы Дилшат Рәшит вазгыять турында "Кытай рәсмиләре төбәктәге дини иреклеккә каршы хәзергәчә тиңе күрелмәгән чикләү сәясәте алып бара", дип белдерә.

"Дини һәм милли иреклек чикләнә"

Сөргендәге уйгыр вәкиле белдерүенчә, Кытай хакимияте 3 мең уйгырга акча җәзасы биргән. Аларның яртысы дини гамәлләре өчен җәзаланса, калган яртысы "милли кием" киюдә гаепләнә.

Кытай рәсми чыганаклары дини гамәлләре өчен кулга алынган кешеләр саны 129 дип күрсәтә, ә сөргендәге активистлар бу сан 1400 кеше булуын белдерә.

Җәзага тартылучылар Коръән өйрәнүчеләр

Бөтендөнья уйгыр Корылтае башлыгы Рәшит сүзләренчә, дини гамәлләре сәбәпле кулга алынган кешеләр арасында 14 яшьлек балалар белән бергә 70 яшьлек аксакаллар да бар. Кытай хакимияте аларны "хакимияттән рөхсәт алмыйча җыелган өчен" җәзага тарта. Алар бергә Коръән өйрәнү өчен җыелган булган.

Хакимият тарафыннан рәсми рөхсәт бирелмәгән урыннарда Коръән укуны Кытай рәсмиләре "канунга сыймаган дини гамәл" дип таный һәм аның өчен гаеплеләрне җәзага тарта.

Әлеге вакыйгалар Хотән шәһәр хакимияте сайтында урын алган хисапта "тотрыклылык" урнаштыру чараларының бер өлеше буларак сурәтләнә. Рәсми сәхифә шәһәрдәге бу гамәлләрне "читтән юнәлдерелгән дошман фетнәләренә" каршы саклану чарасы буларак атады.

Ничек киенү тәртибе

Рәсми Шинһуа хәбәр агентлыгы берлдерүенчә, җирле хакимият "канунсыз дини эшчәнлек куркынычы" янавын истә тотып, гади халык өчен "дөрес киенү тәртибе"нә багышланган махсус конференцияләр оештырачак. Алар ел дәвамында булачак дип хәбәр ителә.

Кытайның бу чаралары төбәктә каршылык чыгу куркынычына каршы халыкны "тәртипкә" кертү максатында оештырылуы әйтелә. Рәсми төстә "Синҗан-Уйгыр автоном төбәге" дип аталган Көнчыгыш Төркестанда 2009 елда хан-кытайлар белән уйгырлар арасында чыккан бәрелеш-низагларда, Кытай рәсми мәгълүматынa караганда, якынча 200 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG