Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 нәтиҗәләре: Кытайда уйгырларны изү артты


Кытай хәрбиләре уйгыр демонстрациячеләре белән ничек эш итәчәкләрен күрсәтә
Кытай хәрбиләре уйгыр демонстрациячеләре белән ничек эш итәчәкләрен күрсәтә
Кытайның көнбатышындагы Синҗан автоном районында, тарихи исеме белән атаганда, Көнчыгыш Төркестанда 2009 елның 5 июлендә булган канлы вакыйгаларның шомлы кайтавазы әле дә дәвам итә. Халыкара җәмәгатьчелек таләбенә карамастан, бу хәлләр бәйсез рәвештә тикшерелмәде.

Көнчыгыш Төркестан башкаласы Өремчедәге хәлләр дөнья җәмәгатьчелегенә бары тик Кытай рәсми мәгълүмат чыганаклары аша гына яктыртыла, рәсми Пекин бу мөселман төбәгенә чит ил хәбәрчеләрен кертми диярлек.

Хәзер төбәктә җитди берәр мөһим вакыйга булса, Кытай хакимияте моны дәүләткә янаган "террор агымы" буларак сурәтли. Ягъни, Синҗандагы уйгырларның Кытай сәяси һәм дини басымына каршы һәрбер адымы - дөнья җәмәгатьчелегенә "ил иминлегенә янаган ислам терроры" буларак кына күрсәтелә.

Басымнан качкан уйгырлар нидә гаепләнә?

Моңа иң соңгы мисал 2011 ел тәмамланыр алдыннан Хотән вилаятендә булды. 28 декабрьдә андагы бәрелештә террорчылыкта гаепләнгән 7 уйгыр һәм бер полиция хезмәткәре һәлак булды. Кытай дәүләт хәбәр агентлыклары, үтерелгән кешеләрнең "җиһад күнегүләре" өчен Урта Азиягә барган исламчы төркем әгъзалары булуын белдерде.

Ләкин "Азат Азия" радиосының җирле чыганаклардан алган мәгълүматларга таянып биргән хәбәрендә хакыйкать башкача яңгырый иде. Алар асылда Кытайдагы дини һәм сәяси басымнан котылып башка илләргә сыену максатында качып китәргә мәҗбүр булган тыныч халык вәкилләре булган.

Ялган мәгълүматлар

Узган елның җәй көннәрендә дә төбәктә киеренкелек кимемәде. 18 июльдә Кытай рәсми хәбәр агентлыгы шул ук Хотән вилаятендә булган низагта 4 кешенең үтерелүен хәбәр итте. Кытай Шинһуа агентлыгы бер кораллы төркемнең полиция бинасына бәреп кереп, андагы кешеләрне тотык итеп алуын һәм атыш башлавын, кимендә 4 кешенең үтерелүен белдерде.

Сөргендәге Бөтендөнья Уйгыр корылтае, бу вакыйганың полиция бинасында түгел, ә Хотән шәһәренең үзәк базарында булуын әйтте. Базарда хакимияткә каршы тыныч протест чарасы уздырырга теләгән 100ләп кешене хакимият көчләре ут ачып тараткан.

Ризасызлык чараларының сәбәбе исә әлеге дә баягы 2009 елның 5 июлендә булган канлы вакыйгаларга барып тоташа.

Өремчедә чыккан әлеге низагның йогынтысы төбәктә әле дәвам итә. Низаг вакытында шикле табылган күп кеше кулга алынды, югалганнар турында исә төгәл мәгълүмат юк. Кулга алынган кешеләрнең гаиләләренең хакимият тарафыннан зур басымга дучар булуы белдерелә.

Уйгырлар милке хан-кытайларга тапшырыла

Бөтендөнья уйгыр конгрессы президенты Рәбига Кадири
Бөтендөнья уйгыр конгрессы президенты Рәбига Кадири
Сөргендәге Бөтендөнья Уйгыр корылтае сүзләренчә, соңгы протест чарасында Өремчедә булган вакыйгаларда кулга алынган кешеләрнең якыннары, үз җирләренең канунсыз рәвештә эчке Кытайдан китерелгән хан-кытайларга тапшырылуына ризасызлык белдерергә теләгән.

Бу вакыйгадан соң берничә атна үткәч Кашгарда 23 кеше үтерелде. Кытай хакимияте һөҗүмнең "Көнчыгыш Ислам хәрәкәте" тарафыннан оешытырылуын әйтеп, моны да "террор һөҗүме" буларак хөкем итте.

Кытай бу "террор һөҗүмнәренең" читтәге уйгыр активистлары тарафыннан оештырылуын сөйләп килә. Бу уңайдан Кытай уйгырларның читкә китүен туктатырга тырышып вазгыятьне үз эчендә хәл итәргә тели.

Чит илгә качарга теләүчеләр арта

Сентябрь аенда уйгыр кеше хокуклары проекты хисабында 2009 елдагы вакыйгалардан соң чит илләрдән сыену таләп иткән уйгырлар саны арткан. Кеше хокуклары торышының начараюы, басымның артуы уйгырларны читкә качарга мәҗбүр итә.

Ләкин илдән чыгу алай ук җиңел түгел. Европа илләренә качып килгән уйгырлар илдән чыгу шартларының бик кырыс булуын белдерә. Моның өчен аларның күп өлеше төрле катлам кешеләргә ришвәт түләргә мәҗбүр булган. Аларның бик азы гына Европага җитә ала. Европада сыену ала алса да, башка илләргә Кытай паспорты белән барып җитү кыен.

Кытай качкан уйгырларны үзенә кайтара

Пекин Кытайдан качкан уйгырларны үзенә кире кайтару өчен дипломатик басым куллана. Август аенда 5 июль вакыйгалары сәбәпле Тайландка качкан бер кешене, Бангкок хакимияте Кытайга кире тапшырырга мәҗбүр булды.

Хәтта мөселман иле Пакыстан да 5 уйгырны, алар арасында ике хатын, бер бала булуына карамастан, Кытай кулына тапшырды.

Көньяк Азиядә Америка яисә Япониягә качу максатында мөселман иле дип Малайзиягә баручылар саны да шактый күп. Малайзия 2011 елда үзенә сыенган 16 кешене кулга алып, зур өлешен илдән чыгарды.

Нью-Йоркта урнашкан "Human Rights Watch" оешмасы Малайзия хөкүмәтенең сыену таләп иткән 11 уйгырны Кытайга кайтаруын раслады.

Кытайга кире кайтарылган очракта көч куллану яисә үтерелү ихтималы булуына карамастан, Малайзия бу кешеләрнең ни өчен Кытайга тапшырылуы турында аңлатма бирмәде. Малайзия аларның канунсыз рәвештә кеше сәүдәсе максаты белән илдән чыгарылуын белдерә. Ләкин моның шулай булуы турында ышанычлы дәлил күрсәтелми.

Кытай өчен һәрбер уйгыр террорчы санала

Долкын Иса
Долкын Иса
Бөтендөнья Уйгыр корылтае рәисе урынбасары Долкын Иса, сәяси сыену таләп иткән уйгырларның кире Кытайга кайтарылуын бик зур хата дип атады. Иса, "Кытай өчен һәрбер уйгыр террорчы дип санала. Әгәр кире кайтарылган кешеләр канунсыз эш кылган булсалар, ул кешеләрне Малайзия ни өчен үзе хөкемгә тартмады?" - дип Малайзиянең бу адымын тәнкыйтьләде.

Малайзиянең уйгырларны Кытайга тапшыруының халыкара кануннарга каршы булуын белдергән Америка Уйгыр оешмасы, Малайзияның үзенә сыенган кешеләрне тапшыруы, Кытай белән тыгыз икътисади мөнәсәбәтләре торган башка илләргә дә начар үрнәк булуын белдерде.

Мондый күренешләр соңгы елларда Үзәк Азия илләрендә дә еш күзәтелә.

Шул сәбәпләрдән үз җирлегендә золымга дучар калган уйгырлар Кытайдан читкә бара алмый. Кытай аларга илдән качу юлларын яба.

Ә кире кайтканнарны якты язмыш көтми. Кытай хакимияте качарга омтылган кешеләргә сабак булырлык җәзалау ысулларына мәрәҗәгать итә.

Шулай итеп 2011 ел да, гади кеше хокукларыннан һәм иминлектән мәхрүм уйгырлар өчен үз илендә һәм чит илләрдә курку елы буларак тарихта калды.
XS
SM
MD
LG