Башкортстанда эшсезләр саны Русиядәге уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк булса да, барыбер югары кала һәм арта бара.
Бу елның беренче яртысында республика мәшгульлек хезмәтенә эш эзләп 196 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 59 меңе үзләренә туры килгән һәм үзләре теләгән эшне эзләгән.
Бу хакта Башкортстан мәшгульлек хезмәте дәүләт идарәсенең чираттагы киңәйтелгән утырышында белдерелде. Узган елгы шул чор белән чагыштырганда республикада эшсезләр саны 41,1 процентка арткан. Ә бар республикадагы эшләүчеләр саныннан чыгып карасаң, эшсез калучылар 1,2 проценттан артып киткән.
Башкортстанда икътисадта әүзем эшли ала торган кешеләр 2 миллион тирәсе. Әлеге көнгә рәсми эшсезләр саны гына да 24 меңнән артык исәпләнә. Ә күп кенә кеше рәсми теркәлми һәм эшне үзе генә эзләүне өстен күрә, йә булмаса очраклы, вакытлы гына эш белән дә гомерен үткәрә.
Узган бер елда Башкортстанда уртача хезмәт хакы 20 мең чамасы сум тәшкил иткән дип әйтелә. Бу исә хезмәт хакының 13,2 процентка артуын күрсәтә. Шул ук вакытта халыкның чынбарлыкта алынган керемнәре нибары 5,3 процентка гына арткан. Эш яшендәге кешеләргә яшәү минимумы 5800 сум чамасында билгеләнгән.
Республикада быел хезмәт хаклары киресенчә кимүгә таба тәгәрәр дип көтелә. Әлеге дә баягы дөньякүләм икътисади төшенкелек белән бәйләп аңлатыла бу хәл. Күп кенә ширкәтләрдә һәм оешмаларда бу ел башыннан хезмәт хакларын 15-20 процентка киметү турында күрсәтмәләр булган.
Башкортстанда быелгы ярты елда инфляция дәрәҗәсе дә шактый арткан. Узган елгы шул ук вакыт белән чагыштырганда 10 процент чамасы тәшкил иткән ул.