“Рөстәм Вәлиуллин кебек юристлар кирәк”

Рөстәм Вәлиуллин җәсады

Рөстәм Вәлиуллин җеназасына җыелган мөселманнар аның кебек белемле һәм ачык йөзле адвокатлар кирәк, дип белдерде.
Алтайга ислам дине әһелләре хокукларын яклау өчен документлар белән танышырга дип киткән Рөстәм Вәлиуллинның 25 июньдә Катунь елгасында батып үлүе хәбәре күпләрне тетрәндерде.

Рөстәмнең физик яктан көчле булуын исәпкә алып, Удмуртия мөселманнары аның суга батып үлүенә берничә көн ышанмады. “Ул йөзеп чыгар”, дигән фикерләрне еш ишетергә туры килде. Әмма бер атнадан соң суга кергән урыныннан 30 чакрым еракта Рөстәмнең җәсады табылуы турында хәбәр килде.

5 июльдә аны Ижауга алып кайттылар. Рөстәм Вәлиуллинны җомга, 6 июльдә җирләргә килешенгән булса да, аның суда да озак булуы һәм юлның ераклыгын да исәпкә алып, мәетне шул ук көнне - бишенче июльдә үк җир куеынына куярга дигән карарга килде дин әһелләре.

Рөстәм Вәлиуллин җеназасына җыелган мөселманнар

Бу хәбәрне ишетеп, Удмуртия мөселманнары Ижау Җәмигъ мәчетенә җыелды. Рөстәмнең тыйнак, ярдәмчел, ислам дине нигезләрен ныклап өйрәнгән, юридик яктан да көчле белгеч булуын билгеләделәр. Рөстәм Вәлиуллин беренче дин сабагын биреп, күп кенә егетләрне дин юлына бастырган. Шулар арасында Фәнзил хәзрәт Гарипов та бар.

Рөстәм белән хушлашырга Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән дә мөселманнар бар иде. Алар белән Рөстәм Вәлиуллин һәрвакыт элемтәдә торган, Чаллы шәһәренең Тәүбә мәчете имамы Идрис хәзрәтне яклавын искә алдылар.

Идрис хәзрәт Рөстәм белән хушлашырга килә алмаган, әмма аның улы Габдрахман, Мәккәдә белем алучы студент, Ижауда иде.

Рөстәм әнисенең бердәнбер улы иде. Аның хатыны һәм дүрт сабые калды. Гаиләгә ярдәм итү мәсьәләсе дә Удмуртия диния назәрәтендә каралган.

Рөстәм Вәлиулин белән хушлашырга килгән дин кардәшебез Равил ага Мәһдиев “Шушындый кешеләрнең кадерен алар якты дөньядан киткәч кенә таныйбыз. Ул ислам динендә булган кешеләрнең хокукларын яклаучы бердәнбер адвокат иде. Удмуртиядә генә түгел, Идел буе республикаларындагы дин тотучыларны яклап йөрде, хәтта Русиянең башка төбәкләрендә дә вөҗдан иреген яклап барырга туры килде аңа”, диде Равил ага.

2009 елда Рөстәм Вәлиев Азатлык радиосына тыелган дини китапларны яклап йөрүе хакында сөйләгән иде.
Шушындый ачык йөзле, көчле юристларны тәрбияләү турында Рөстәм белән хушлашу минутларында да әйтелде. Удмуртия мөселманнары мөфтие дә, алар булыр, әмма яңа белгечләр килер диде.

Рөстәм Вәлиуллин Ижау читендә урнашкан яңа зиратта җирләнде. Әйтергә кирәк, мөселман зираты өчен бу урынны алуда рәсми документлар әзерләүдә дә аның өлеше булды.