Казаннан дүрт табиб фәлестиннәргә ярдәм итәргә китте

Your browser doesn’t support HTML5

11 июльдә дүрт татар табибы Казаннан Фәлестингә юл алды. Алар яраланган кешеләрне дәваларга китте. Бу эшне табиблар бушлай башкара.
Русия табибларын Фәлестингә җибәрү идеясен Мәскәүдәге “Солидарность” хәйрия фонды күтәреп чыкты. Фондның Татарстандагы вәкиле Сөмбел Вәлиди әйтүенчә, иң элек Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөйләшү булган, министрлык исеменнән республика медицина оешмаларына хатлар киткән. Нәтиҗәдә Фәлестингә барырга теләүче табиблар дүртәү булды. Алар – гомуми хирург, кан тамырлары хирургы, хатын-кыз табибы һәм онкология табибы.

Табиблар иң элек Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Каһирәгә, ә Каһирәдән Фәләстингә юл тотачак. Мәскәүдә аларга тагын өч табиб кушыла. Шулай итеп, Русиядән Фәлестингә барлыгы җиде табиб китә һәм шуларның дүртесе – татарлар.

Казанга табиблар 26 июльдә әйләнеп кайтырга тиеш.

Казаннан дүрт табиб фәлестиннәргә ярдәм итәргә китте