Путин исерткеч эчемлекләр рекламын тыю канунын имзалады

Русия президенты Владимир Путин интернетта һәм басмада исерткеч эчемлекләрне һәм шул исәптән сыраны да рекламлауны тыю турында канун имзалады.

Басма мәгълүмат чаралары өчен бу канун 1 гыйнварда көчкә керә. Ә интернетта рекламлау канун рәсми басылып чыгуга тыела.

Әлегә алкоһоль турында матбугатта беренче һәм соңгы биттә реклам бирү тыела иде. Интернетта чикләүләр булмады.