Төньяк Корея БМОдан ашыгыч рәвештә азык-төлек ярдәме сорады

БМО мәгълүматларына күрә, Төньяк Корея, соңгы вакытта көчле су басулар булганга, ашыгыч рәвештә азык-төлек белән ярдәм итүне сорады.

Төньяк Корея хакимияте су басуда, иң кимендә, 119 кеше һәлак булды дип белдерә. Дистә меңнәрчә кеше йорт-җирсез калган. Су баскан җирләрне күргән БМО хезмәткәрләре авыл хуҗалыгына булган зыян илдә азык-төлек җитмәүне тагын да авырлаштырган, дип белдерә.

Су басуга кадәр илдә озакка сузылган корылык булды. Халыкара Кызыл Хач комитеты Төньяк Корея ватандашларына 300 мең доллардан күбрәк акча күчерәчәген хәбәр итте.