Дәүләткировлар тормышның тәмен белеп яши

Зиннур Дәүләткиров һәм Сәлимә Ситдыйкова

Ижауда танылган гаилә - Ватан сугышы ветераны Зиннур Дәүләткиров һәм укытучы Сәлимә Ситдыйкованың бергә гомер итүләренә 60 ел.

Һәр кешенең һәм һәр гаиләнең үз юлы, шатлыклары, көенечләре. Ижауда танылган гаилә – Ватан сугышы ветераны, батырлыгы өчен күпсанлы орден, медальләр иясе Зиннур ага Дәүләткиров һәм укытучы Сәлимә ханым Ситдыйкованың бергә гомер итүләренә күптән түгел алтмыш ел тулды. Сәлимә ханым шушы көннәрдә сиксән яшьлек юбилеен дә тантана итте. Бер-берсен ихтирам итеп, бер-берсенә терәк булып, алар иңгә-иң куеп, кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан инде алты дистә ел бергә атлап баралар. Балалары, оныклары, гомумән, күпләр өчен сокланырлык пар алар.

Зиннур ага белән Сәлимә ханым үз йортларында торалар. Бу йортны Зиннур ага башта авылда Әгерҗе районында сала. Әмма Кама елгасы күтәрелеп, су басу куркынычы янау сәбәпле, алар гаиләсе белән Ижауга килеп урнашырга карар кыла. Хуҗа өен дә бирегә күчереп сала.

Алар өлкән яшьтә булуларына карамастан, әле йорт-җирләрен үзләре ныклап карап торалар. Бакчаларында җиләк-җимеш пешә, яшелчәләр үсә. Ел саен мул уңыш җыялар. Зиннур ага агроном - үсентеләргә бәя биреп, ашламаларны кайчан кертергә кирәклеген белеп эш итә.

Бакчада

Бакчада берничә умарта оясы тора. Бу инде Зиннур аганың күптәнге шөгыле. Ул бал кортлары турында күп мәгълүмат бирә ала. Кортлар өчен, мәсәлән, быел шартлар уңай булмаган. Көндез бик эссе, төнлә суык. Керем күп булмаган. Умарта оясын ачып, кәрәзләрне барлап, кортларга кышка туклану өчен ризыкка җәй башында чәчкәләрдән җыелган балның файдалы булуын билгеләп үтте. Шулай ук Зиннур ага бик күп кешегә кортлар карарга ярдәм итә икән әле.

Озак еллар татлы ризык белән туклануларының сере – икесенең дә сәламәтлекләре нык. Беренче танышулары да кызыклы булган.

Бу хәл 1952 елда була. Сәлимә ханым Алабугада укый. Каникулга өйләренә кайта. Шунда аны беренче тапкыр Зиннур озатып куя. Зиннур яшь кызның әнисен бик яхшы белә. Кызы әнисенә ошаган, яхшы хатын, әни булыр. Минем тапкан малымны да җилгә очырмас дип, үзеннән алты яшькә кечерәк булган кызга өйләнергә ният кыла.

Зиннур ага - Ватан сугышы ветераны. Утны-суны кичеп, күпсанлы яралар алып кайткан солдат. Аның күкрәген күпсанлы орден-медальләр бизи. Ике Кызыл Йолдыз ордены гына да аның батырлыгы хакында сөйли. Күп вакытта солдатка яраланган очракта да хәтта берүзе калып дошманга каршы атышларны дәвам итәргә туры килә. Удмурт язучысы Николай Кузнецов Зиннур аганың батырлыгы хакында, аның орденнарын дәлилләгән рәсми документларны табып, үзенең ике китабында бастырып чыгарды. Сугышны үтеп, туган иленә әйләнеп кайтуы Зиннур ага Дәүләткиров өчен иң зур шатлык. Шуңа да ул тормышның тәмен белеп, ямь өстәп яшәргә омтыла.

Тормышта бер-береңне саклап, гаилә учагын сүндермичә яшәү өчен аларның уртак фикере: “Гаиләдә ике кеше, алар мин-мин дип түгел, ә уртак тел табып, киңәшләшеп яшәргә тиеш”

Сәлимә ханым бер шәрык язучысының гаиләдәге мөнәсәбәтләргә кагылган гыйбрәтле юлларын да билгеләп үтте. “Әгәр дә хатын яхшы икән, ире – тәвәккәл була. Ул үзен кыю һәм атта баргандай хис итә. Ә инде начар хатын икән – ир-ат аксак ишәктә баргандай була”, диде.

Гаиләдә ике бала – кызлары Вәсилә һәм уллары Дамирның инде үзләренең оныклары үсә. Аларны тәрбияләгәндә дә, иң беренче чиратта, халык педагогикасына һәм гаиләдән килгән гадәтләргә нигезләнүләрен җиткерде өлкән буын. Балалары, оныкларыннан алар бик тә канәгать.

Әти-әниләре балалары белән горурланса, улы-кызы, кияве дә өлкән буынны хөрмәт итеп, аларның йөзенә кызыллык китермәскә омтылып яши. Әйтергә кирәк, әби-бабаларыбыздан калган тәртипне саклап тормыш итә алар үзләре дә. Сәлимә ханым сүзләренчә, алар нинди генә эш башкарсалар да, әти-әни ничек бәяләр икән дип уйлыйлар икән.

60 ел элек бәйләгән челтәрләр әле дә кулланышта

Сәлимә ханым гаилә ядкарьләре белән дә таныштырды. Аның мендәр тышларын кыз вакытында бәйләгән челтәрләр бизи. Аларны ул Алабугада укыганда дәрес вакытларында да чигеп утырган булган.

Шундый кызыклы мизгелләр Зиннур ага күңелендә дә, Сәлимә ханымда да күпләп саклана. Шундый бер истәлекле очрак турында аларның оныклары инша язып, конкурска юллаган, һәм җиңү дә яулаган. Әлеге гаиләдә буыннар чылбыры ныклы һәм ядкарьләре дә, гореф-гадәтләребез дә сакланачак.