Гайнетдиновларның мичле бакчасы гел чәчәктә

Эшләргә дә, ял итәргә дә уңай шартлар булдырган Ижауда яшәүче Резедә белән Фәнис Гайнетдиновлар бакчаcында гаҗәп әйберләр байтак.
Җәй айларын күпчелек кеше шәһәр читендәге бакчада уздыра. Анда яшелчә үстерә, җиләк-җимеш җыя, ял вакытларын уздыру өчен берсеннән-берсе матур чәчкәләр үстерә. Шулай ук татар халкының милли ризыкларын пешерү өчен дә мөмкинлекләр таба. Эшләргә дә, ял итәргә дә үз куллары белән матурлыкны һәм уңай шартлар булдырган Резедә белән Фәнис Гайнетдиновлар гаилә бакчаларында безнең иҗат төркемен гаҗәпләндергән әйберләр күп булды.

Бакчадагы өй, капка авылны хәтерләтә. Алар биредә хуҗаларның вакытлыча гына түгел, ә айлар буена яшәргә нияте булуын дәлилли. Барысы да ныклы итеп төзелгән, яратып, күңел җылысын биреп эшләнгән. Капкасы гына да ни тора. Ул тимерчыбыктан матур итеп челтәрләнгән. Бар нәрсә дә, “ярар шулай да”, дип түгел, зур төгәллек белән, уйланып эшләнгән. Гайнетдиновлар гаиләсенең бакчасындагы могҗиза – ул зур мич. “Мич салу теләге Казанда “Туган як” комплексы белән танышып йөргәндә килде”, диде Фәнис Гайнетдинов.

Мичтә күп төрле ризык пешереп була. Кирәк икән чуенда аш та бик тәмле пешә. Коймак, бәлешләр белән дә сыйланалар Гайнетдиновлар бакчада. Мич каршында шашлык пешерү өчен кирпечтән эшләнгән җайланма. Мичтә утын ягып, күмерен анда төшереп, ит пешерү өчен дә бик җайлы булган.

Мич тирәсендә тагын кызыклы, шәһәр кешесенә таныш булмаган, яисә китаплардан гына укып белгән әйберләр дә саклана. “Алар да мич ягып, ашау пешергәндә барысы да куллану өчен бик җайлы”, диде Фәнис Гайнетдинов.

Ә бакчаны матур итеп бизәүче - Фәниснең тормыш иптәше Резедә. Кая гына карама - күз явын алырлык чәчкәләр. Көз якынлашкан чорда да алар матурлыгын югалтмаган.

Гайнетдиновларның мичле бакчасы гел чәчәктә


Чәчкәләр бакчаның төрле почмакларында. Гайнетдиновлар гаиләсе үзләре өчен иң ошаганнарын сайлап алып, аралаштырып үстерәләр.

Чәчкәләр үстерер өчен түтәлләр дә үзенчәлекле итеп эшләнгән. Түтәл тирәсе ташлар белән бик матур тотылган. Шушында ук төрле зурлыктагы ташлардан кечкенә генә тау да өелгән. Алар да истәлекле икән. Фәнис Гайнетдинов ул ташларны чит төбәкләрдән алып кайткан.

Гайнетдиновлар гаиләсендә истәлекле әйберләр аз түгел. Балконда үткән гасырларда кулланышта булган керосин лампалары да эленеп тора. Алар да яшьлек елларының үзенчәлекле истәлеге, ә бүген кызыклы экспонат. Ул әйберләрне авылдан алып килгәннәр. Шушындый кызыклы тарихи әйберләргә яңа сулыш биргәннәр.

Бакчада балалар өчен дә урын бар. Үзләренең оныклары гына түгел, урамдагы барлык бала-чага ял көннәрендә бирегә җыела икән. Аларга киң күңелле Гайнетдиновларда бик ошый.

Бакчада тәртип. Яшелчәләр дә хуҗаларны сөендереп, мул булып үскән. Инде киләсе елга мул уңыш алу өчен, алар хәзер үк түтәлләр әзерли. Өй тирәсен тагын матурлау, яңа кызыклы әйберләр белән бакчаны бизәү – болар гаилә планында. Ә хәзер Фәнис Гайнетдинов бакчада яңа мунча сала. Анда да җылыны озак сакларлык мич сала. Әле мунча башына бассейн да ясарга нияте. “Җиргә казып эшләнгән бассейнда су эссе көнне дә җылынмый”, диде Фәнис Гайнетдинов.