Борис Немцовка яңа җинаять эше ачылды

Борис Немцов

Оппозициядәге сәясәтче Борис Немцовка яңа җинаять эше ачылды. Ул Фейсбуктагы үз битендә, февраль аенда “Домодедово” һава аланында Кремль канаты астындагы яшьләр хәрәкәте активистын кыйнауда гаеплиләр дип язып чыкты.

Немцов бу эшне инде ике тапкыр мәхкәмәдә отуын да искәртә. Ул шулай ук, кичә мәхкәмә Гарри Каспаров файдасына карар чыгаруга карамастан, оппозициядәгеләргә каршы җинаять эшләрен “ничек әвәләгән булсалар, шулай әвәләүләрен дәвам итәләр”, дип белдерде.