Германиядә көрдләр фестивалендәге тәртипсезлектә 80 полиция яраланды

Германиянең көнбатышындагы Манһейм шәһәрендә көрдләр фестивалендә булган тәртипсезлекләрдә полициянең 80 хезмәткәре яраланды. Яраланучыларның берсе авыр хәлдә.

31 кеше тоткарланган, полициянең 13 машинасына зыян килгән.

Оештыручылар 14 яшьлек үсмергә тыелган төркем әләмен күтәреп баруын рөхсәт итмәгәч, тәртипсезлекләр шимбә кичендә соң гына кабынып китте, тәпәләшә башладылар. Әлеге урынга полиция килгәч, хокук сакчыларына ташлар, шешәләр һәм петардлар оча башлады. Моңа каршы полиция борычлы газ кулланды.

Манһейм шәһәренә фестивальгә Европаның төрле илләреннән 40 меңләп көрд килгән иде.