"Татарстанның читтәге вәкиллекләре эше җанланачак"

Татарстанның Русия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге вәкилләре киңәшмәсе

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге Татарстан вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Эшчәнлек нәтиҗәлерәк булсын өчен координация шурасы төзелә. Атнага бер тапкыр видеокиңәшмәләр дә булып торачак.
12 сентябрь көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә катнашкан Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов бу чарада күтәрелгән мәсьәләрнең, тәкъдим ителгән идеяләрнең эшчәнлекне бер баскычка югарырак күтәрәчәген әйтә. Аның үзенә бигрәк тә, координация шурасы белән атнага бер тапкыр видеоэлемтә урнаштырып, түгәрәк өстәл артына җыелган кебек киңәшләшеп тору идеясе ошаган. Максютов моны эшләрне тагын да җайлап җибәрәчәген әйтә.

"Беренчедән, бу һәрберебезнең мәгълүмати яктан аралашып тору мөмкинлеге булсын өчен шулай эшләнә. Безнең вәкиллекләр Русия төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә бар. Президент күрсәтмәсе белән төзеләчәк координация шурасына Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, президентның тышкы элемтәләр департаменты, республиканың инвестицияле үсеш агентлыгы, дөнья татар конгрессы вәкилләре һәм президентның тышкы икътисади эшчәнлектә ярдәмчесе керәчәк. Менә шушы координация шурасы белән без алга таба даими аралашып торырга тиеш булабыз. Алга таба безнең эшләрне тизләштерергә дигән уй-фикер бар. Татарстан, Русия һәм дөнья күләмендә эшчәнлек зур тизлекләр белән барганлыктан, без дә аннан калышмаска тиеш", диде Максютов.

Альберт Максютов

Аның сүзләренчә, вәкиллекләр алдында торган мәсьәләләрне бу координация шурасына кергән дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән дә тизрәк җайлап җибәрү мөмкинлеге туачак.

Бу киңәшмә вакытында вәкиллекләр булмаган төбәкләрне дә күз алдында тоту, алар белән дә хезмәттәшлек урнаштыру мәсьәләсе күтәрелгән. Вәкил шул тирәдәге вәкиллек булмаган төбәкләр белән дә Татарстан арасындагы эшләрне җайлаучы, читтәге татарларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы буларак күзаллана.

Русиянең Ханты-Манси (Югра) автоном бүлгесендә Татарстанның сәүдә-икътсади вәкиллеге җитәкчесе Булат Бәдретдинов та бу киңәшмәнең алдагы эшчәнлеккә яңача этәргеч бирәчәген әйтә. Шулай да ул, аралар бик ерак булганга, Себер киңлекләре бик киң бит, Татарстанның вәкиллекләре булмаган күршеләре: Төмән өлкәсе һәм Ямал-Ненец (Ямал) автоном бүлгесендәге мәдәни, икътисади, сәүдә эшләрен дә үзләре аша җайлауның җиңел генә булмаячагын әйтә.

"Кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышачакбыз. Татарстаннан берәр ширкәт Юграда үз товарларын тәкъдим итәргә теләсә, йә булмаса киресенчә, без аларга хезмәттәшләр табарга булышабыз, уртак эшләрен җайлап җибәрәбез, моның бер системасы булдырылган инде. Төмән өлкәсендә һәм шулай ук Ямалда да бу тәҗрибәне кулланырга була", ди Бәдретдинов.

Булат Бәдретдинов

Аның сүзләренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның узган атна ахырында Юграга һәм Ямалга сәфәре ике арадагы мөнәсәбәтләрнең ныгый баруын күрсәтә.

Президентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, вәкилләр белән үткән киңәшмә вакытында Миңнеханов үз чыгышында Татарстанның илдә сәнәгате нык үскән төбәкләрнең берсе булуын, күп кенә проектларның башта республикада тормышка ашып, аннан соң башка төбәкләргә дә таралуын әйтеп киткән. "2013 елгы Универсиадага, 2018 елгы дөнья футбол чемпионатына әзерлек, 2012 елның июнендә Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлек оешмасы саммитына әзерлек кысаларында үткәрелгән чаралар Татарстанны җир шарында таныта бара һәм шул ук вакытта Татарстанның абруен арттыру, читтән инвесторлар җәлеп итү вәкиллекләр алдындагы төп максатлар булып тора", диде Миңнеханов.

Бу киңәшмә вакытында Татарстанга иң күп инвестицияләр керткән илләрнең Төркия, Австрия, Франция һәм Чехия булуы да әйтеп кителгән. Максютов Башкортстан вәкиллегенең дә Татарстанга инвестицияләр җәлеп итүдә булдыра алганча эшләвен әйтә.

"Без финанс күләмендә дә инвестицияләр кертергә тырышабыз. 2011 елда Уфанет телекоммуникацияләр компаниясе Татарстанга ике миллиард акчалы инвестиция белән кергән иде. Өч елга исәпләнгән ул, шул вакыт эчендә якынча меңләп эш урыны булдырылачак. Әлегә Башкортстаннан менә шундый инвестиция. Без үзебез хәзер мәгариф һәм белем програмнарына караган инвестицияләр белән шөгыльләнәбез. Булган әйбәт шундый програмнарны табып Татарстанга кертергә тырышабыз", диде Максютов.

Бу киңәшмәдә чит илләрдә, Русия төбәкләрендә яшәүче татар җәмгыятьләре белән элемтәләрне ныгыту, алар белән бергәләп милли бәйрәмнәрне үткәрү, яшьләрне Татарстанда укыту, каникуллар вакытында читтә яшәүчеләр өчен тел курслары оештыру мәсьәләләре дә тикшерелде.