Башкортстанның Миякә районындагы Олы Кәркәле авылында мәктәп укучылары арасында мини футбол буенча республика турниры үтте. Аны шушы авылда туып-үскән танылган җырчы Айдар Галимов оештырды.
Быел уеннарда җәмгысе сигез такым катнашты. Арада Татарстанның Сарман районы яшь спортчылары да бар иде. Әлеге бәйгеләрне үткәрү тәкъдиме белән биш ел элек танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов һәм Олы Кәркәле авылы мәктәбенең физкультура укытучысы Радик Әмиров чыккан иде.
Айдар Галимов бүләкләренә яшүсмерләр арасында мини футбол буенча республика турниры, алдан көтелгәнчә үк, бик киеренке һәм мавыктыргыч үтте. Башкортстанның Миякә, Стәрлебаш, Әлшәй, Федоровка, Благовар, Стәрлетамак районнары һәм Татарстанның Сарман районы мәктәпләре укучылары – барлыгы 8 такым катнашты.
Бәйгеләрне ачу өчен сүз Айдар Галимовка бирелә. “Безнең максат – авыл спортына игътибарны арттыру, мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү”, ди ул.
Стадионда киеренке алыш барган вакытта бу көннең тагын бер истәлекле вакыйгасына җыелды авыл халкы белән кунаклар. Айдар Галимов бәйрәмдә катнашучыларны матур итеп төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасына чакыра. Үзе кечкенәдән үк суын эчеп үскән Ракай чишмәсенә яңа сулыш өрергә тәвәккәлләгән ул. Дусларын да җәлеп итеп, берничә ай буена күп эшләр башкарган.
Соңгы елларда чишмә тирәсен чүп-чар һәм биек үлән басып киткән була. Хәзер инде аның тирә-ягын танырлык та түгел. Биредә бүрәнәләрдән сипләп кое да эшләнгән, утырып ял итәр урыннар да булдырылган. Чишмәне ачу үзе бер зур бәйрәм төсен ала. Ә инде бирегә яңа туып килүче парның да су юлына килүе аерым бер күтәренкелек өсти. Чишмә ачу тантанасы биредә яшь агачлар утырту белән дәвам итә.
Бәйрәмдә катнашучылар янә дә футбол уеннары барган мәйданга килә. Бәйгегә тиздән йомгаклар да ясала. Җиңүчеләрне зур бүләкләр көтә. Беренче урынны Стәрлетамак районыннан килгән команда яулады. Икенче урынга Благовар районының яшь спортчылары күтәрелде. Ә өченче урынга Айдар Галимовның авылдашлары – Олы Кәркәле малайлары чыкты.
Район турнирына Уфадан, Стәрлетамактан һәм Миякәдән килгән иганәчеләр дә яшь спортчыларны үзләренең кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләре белән сөендерә. Һәр яшь спортчыга Айдар Галимов та үзенең җырлары язылган кассеталар, компакт-тәлинкәләр, календарь, түштамгалар, бейсболкалар бүләк итте.
Спорт бәйрәменең тагын бер матур өлеше – сәнгать осталараның концерты. Танылган җырчылар Наил Шәймәрданов, Инсаф Галимов, Илмир Газизуллин һәм, әлбәттә инде, Айдар Галимов үзе иң матур җырларын башкарып озак алкышларга лаек булды.