Актаныш районы Шурасының чираттан тыш сессиясендә район башлыгы вазыйфасын башкаручы итеп Фаил Камаев сайланды. Моңа кадәр ул районның башкарма комитеты җитәкчесе иде.
Район башлыгы вазыйфасын башкаручыны Татарстан премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Ул Камаевка җаваплы урында уңышлар теләде һәм, теләк буларак, традицияләрне сакларга һәм район үсеше, чәчәк атуы өчен эшләргә киңәш бирде, дип хәбәр итә Татар-информ.
1998нче елдан районны җитәкләгән Энгель Фәттахов кичә Татарстан фән һәм мәгариф министры итеп билгеләнгән иде. Халиков Фәттаховка республика президентының рәхмәт хатын тапшырды.