Чаллыда иң яхшы укытучыларны котладылар

Укытучылар көненә багышланган тантана

4 октябрьдә Чаллының тантаналар сараенда иң яхшы укытучыларны котлау һәм бүләкләү тантанасы узды. Төрле бәйгеләрдә җиңүчеләрне Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразыев котлады.
Укытучылар көне алдыннан мәгариф хезмәткәрләренә игьтибар арта. Чаллыда да иң яхшы укытучыларга 15 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр акчалата бүләк тапшырылды. Иң яхшылар арасында ир-егетләр дә бар. Укытучылар көне алдыннан ни өчен ир-егетләрне, аеруча яшьләрнең искә төшердек? Чөнки хәзерге мәктәпләрдә аларның саны бик аз. Чаллыда гына түгел, бар төбәкләрдә дә яшьләрнең мәктәпләргә укытучы булып килергә теләмәве хакында ишетергә мөмкин. Төп сәбәпне хезмәт хакының аз булуы белән күрсәтәләр.

Укытучылар арасында бәйге, андагы җиңүчеләр дигәннән, елның елында бу чаралар уңаеннан үпкәләүчеләр дә, риза булмаучылар да бар. Алар арасында өлкән яшьтәге укытучыларның күп булуы күзәтелә. Шушы вазгыять һәм татарча укытуның торышы хакында да җитәкчеләргә, бәйгедә җиңүче укытучыларга мөрәҗәгать иттек.

Шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов шуларны сөйләде:

Рамил Хәлимов

​“Бәйге булгач үпкәләүчеләр дә бардыр. Аның шартлары алдан ук таратылган иде. Жюри әгъзалары һәр катнашучыга бәясен бирде. Шуңа үпкәләүчеләр булырга тиеш түгелдер. Күрәсез, бүләк алучылар арасында яшьләр күп. Алар хәзер амбициоз, тәҗрибәле укытучылардан аермалы буларак бәйгеләрдә катнаша, җиңеп тә чыгалар.

Шунысы да үзенчәлекле: җиңүчеләр арасында ир-егет укытучылар да күп. Алга таба да шулай булсын, алар мәктәпләрдә ныгып, үз урыннарын тапсыннар.

Мәктәпләрдә төрле фәннәрне татар телендә укытуга килгәндә, татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында күп предметларны ана телендә укытабыз. Ләкин югары сыйныфларга күчкән саен инде урыс теленә өстенлек бирелә. Дөресен әйтик, БДИны бирү шартлары шуны таләп итә.”

11нче мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укытучы Радик Яушев бәйге нәтиҗәләре буенча икенче дәрәҗәле дипломга лаек булган һәм аңа 45 мең сум акча тапшырылган.

Радик Яушев шулай диде:

Радик Яушев

“Мин үземнең татар теле һәм әдәбиятын укуны яхшы хәтерлим. Шуңа мәктәпне күптән түгел генә бетергән кеше, укытучы буларак, яңа технология, компьютер кулланырга тырышам. Урыс балаларына да татар телен укытырга туры килә. Аның үз кыенлыклары бар. Хәзер грамматикага артык вакыт сарыф итмичә, урыс телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтүне мөһимрәк дип саныйм. Безнең мәктәп татар-урыс-башкорт мәктәбе санала. Сезнең мәктәбегездә химия, физика, биология, математика кебек фәннәр татарча да укытыламы дигән сорауга җавабым шул: юк, укытылмый. Бары татар теле һәм әдәбияты гына. Башкорт сыйныфына йөрүчеләр башкорт телен өйрәнә.”

Алинә Исхакова

43нче санлы мәктәптә инглиз теленнән белем бирүче Алинә Исхакова узган ел гына Чаллы педагогия институтын тәмамлаган һәм инде менә шундый югары дәрәҗәдәге бүләкләүгә лаек булды.

Алинә Исхакова фикере:

“Бүген укучылар инглиз теленең әһәмиятен аңлый һәм тырышалар. Минем әни мәктәптә 35 ел татар телен укытты, укытучы хезмәтен ишетеп кенә түгел, күреп үстем.

Фаил Хәбибуллин (с) һәм Васыйл Шәйхразиев

Балалар белән эшләү миңа ошый. Инглиз телен өйрәткәндә шуны да күрсәтәм, бу телдә татарча әйтелешле авазлар да бар. Кайбер очракларда татар телен дә кулланам һәм уңышлы гына килеп чыга дип уйлыйм.”

Иң яхшы укытучыларны хөрмәтләү тантанасында “погонлы укытучы” номинациясе дә бар иде һәм анда 82нче кадет мәктәбе мөгәллиме Фаил Хәбибуллин хезмәте икенче урын белән билгеләнде.