Уфада Рудольф Нуриев урамы булачак

Рудольф Нуриев Уфада, 1987 ел

Тиздән Уфада Рудольф Нуриев исемен йөртүче урам барлыкка киләчәк. Бу хакта Уфа шәһәре хакимиятеннән хәбәр итәләр. Атаклы балет биючесе урамы башкаланың Менделеев белән Урман техникумы урамнары арасында ачыла.
Рудольф Нуриевның тормыш юлының башы Уфа белән тыгыз бәйләнгәнлеге күп кешегә мәгълүм. Биредә аның бала чагы үтә һәм мондагы хореография училищесында белем ала ул. Хәзер Уфадагы шушы училище Рудольф Нуриев исемен йөртә. Ел саен Уфада балет сәнгате осталарының халыкара фестивале үтә. Гомумән, соңгы елларда Башкортстанда атаклы милләттәшнең истәлеген мәңгеләштерү өчен, акрынлап булса да кайбер чаралар тормышка ашырыла башлады. Тиздән Уфада күренекле биюче исемен йөртүче урамны ачу да шул юнәлештәге игелекле эшләрнең берсе.

Әле Рудольф Нуриев исемен йөртәчәк урамда төзекләндерү эшләре бара. Шуңа күрә анда автотранспорт өчен юл тулысынча ябылган. Шәһәр хакимиятләре ышандыруына караганда, Рудольф Нуриев урамы атна-ун көн эчендә үк ачылырга да мөмкин.

Мәшһүр биючегә Уфаның бер урамы исемен бирү кирәклеге турында җәмәгатьчелек мөрәҗәгатьләре күптән белдерелә иде. Шуңа да ниһаять ул урамның булдырылуы куанычлы вакыйга. Әмма күпләрнең күңелен дә кырды бу хәбәр. Чөнки Нуриев исеме биреләчәк урам шәһәр үзәгеннән читтә һәм ул бик зур да түгел.

Соңгы берничә елда Уфаның бер урамына мәшһүр балет биючесенең исемен бирү мәсьәләсе еш күтәрелде. Бу игелекле эшне гамәлгә кую өчен, төрле тәкъдимнәр дә әйтелгән. Әмма шулар арасында берсе аеруча максатка ярашлы булачак, дип исәпли иде Нуриевны яхшы белгән шәхесләр. Рудольф Нуриев исемендәге хореография училищесы укытучылар коллективы шушы уку йорты урнашкан Свердлов исемендәге урамны Нуриев исемендәге урам итеп үзгәртү тәкъдимен берничә ел рәттән кабатлап килде. Республиканың төрле дәрәҗә җитәкчеләренә шушы үтенеч белән хатлар язылган. Әмма алар халык гозеренә колак салуны кирәксенмәгән булып чыкты.

Ярый, узган эшкә салават, дигәндәй, башка мөрәҗәгатьләргә игътибар булыр, бәлки. Мисал өчен, Уфада Рудольф Нуриевның музеен булдыру да зыян итмәс иде, ди хореография училищесы мөгаллимнәре. “Үзебезнең яшь буын да Нуриев хакында күбрәк белер иде. Шулай ук чит илләрдән килгән кунаклар да ул музей белән бик кызыксынып танышыр иде”, ди алар.