Франкфурт чиркәвендә татар җыены узды

Франкфуртта татарлар очрашуы

Франкфуртта Германия татарларының традицион Көзге җыены узды. Бай програмлы мәдәни чарада 70-80 кеше катнашты.
6 октябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә Германия татарларының Көзге җыены үтте. Бәйрәмне Франкфурт татар җәмгыяте рәисе Бари Дианов оештырды. Аның сүзләренчә, Франкфуртта татарларның очрашуы матур традициягә әверелде. Көзге җыенның максаты Европа һәм аеруча Германия татарларын бергә туплау, туган телдә аралашу, милли үзаңны арттыру.

Чара Германиядә генә түгел, Европаның башка илләрендә яшәгән татарларны да җәлеп итә. Җыенны оештыруның башында йөрүчеләрнең тагын берсе – Венера Вагыйзова. Ул Германиянең көнчыгышы һәм Берлинның татар җәмгыяте активисты.

Шимбә кичендәге бәйрәмне уздырыр өчен җәмгыять шәһәр читендәге католик чиркәүнең ашханәсен яллаган. Кунаклар милли хәләл ашлардан һәм татлы ризыклардан авыз иттеләр. Чара җирле халыкта да кызыксыну уятты – татар бәйрәмен күрергә алманнар да килде. Казаннан килүче артистлар Айдар Вәлиев һәм Айдар Нургаянов, шулай ук Германиядә яшәүче танылган татар музыканты Муса Маликов кызыклы концерт програмын тәкъдим итте. Бәйрәмгә килүчеләр арасында күптәннән Европада яшәүче татар гаиләләреннән кала, бирегә укырга килгән татар студентлары да күп иде.

Франкфуртта татарлар очрашуы узды