“Җанисәпкә сәясәт кысылмаска тиеш”

Илдар Габдрафиков

Мәскәүдәге киңәшмәдән Уфага кайткан этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков сәясәт җанисәптән читтә торырга тиеш, дип белдерде.
Уфадагы танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков сәясәт халык исәбен алу хәстәрлекләреннән читтә торырга тиеш, дип исәпли. Бу хакта ул Мәскәүдә булган киңәшмәдән Уфага кайткач, журналистлар белән очрашуда әйтте.

Халык исәбен алуның соңгысы 2010 елда узган иде. Шул вакыттан бирле Башкортстан киң мәгълүмат чараларында җанисәпнең нәтиҗәләре хакында тулы мәгълүмат бирелмәде. Аеруча җанисәпнең милләтләр өлешенә караган саннары бәян ителми. Аларны Русия күләмендәге махсус чыганаклардан гына табып танышырга мөмкин. Халык исәбен алуның соңгы егерме елдан артык чорындагы төгәл мәгълүматларны шулай да Уфада бер галимнән белешергә мөмкин.

Русия Фәннәр академиясенең Уфадагы этнологик тикшеренүләр институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков егерме елдан артык инде Башкортстандагы милләтләр нисбәтен төпле өйрәнә. Халык исәбен алулардагы мутлашулар хакында аның дистәләгән аналитик язмалары төрле илләрдә басылып чыкты. Әле ул Мәскәүдә узган бер киңәшмәдә булып кайтты. Аның көн үзәгендә 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре һәм алдагы халык исәбен алуларга әзерлек мәсьәләләре торган. Анда Илдар әфәнденең зур чыгышы да тыңланган.

Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, Русиядә киләсе җанисәп яңа алымнар кулланып оештырылачак. Ул төрле мутлашуларны, бер милләтне икенчесе итеп язуларны булдырмаска киртә куя, - ди Илдар Габдрафыйков. Сүз уңаенда шунысын да әйтик, халык исәбен алулар чорында төпле фәнни хезмәтләр әзерләгән өчен Илдар Габдрафыйков махсус медаль белән дә бүләкләнгән. Әлеге бүләкне аңа Мәскәүдәге киңәшмә барышында тапшырганнар.

Мәгълүм ки, татар галимнәре һәм Башкортстандагы татар милли оешмалары 2002 елда үткән халык исәбен алу барышында хәрәмләшүләр коточкыч дәрәҗәгә җитте һәм татарлар саны ясалма киметелеп, башкортлар киресенчә арттырылды, дип белдерә килде.

Башкортстанга президент итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнгәч, 2010 елгы халык исәбен алуларның гадел үтәчәгенә зур өметләр баглады татар җәмәгатьчелеге. Уфада, җанисәп барышын тикшерү максатында, “Гадел җанисәп өчен” дип аталган җәмәгатьчелек комитеты да төзелгән иде. Аның әгъзалары 2010 елгы халык исәбен алуда да татарларны башкорт дип яздырулар хакында мәгълүматлар туплады һәм ризасызлык белдереп пикетларга чыкты, ил һәм республика президентларына мөрәҗәгатьләр юллады.

“Гадел җанисәп өчен” комитеты вәкилләре районнарда җирле хакимиятләр тарафыннан башкортлар саны 2002 елдагы дәрәҗәдән ким булмаска тиеш, дигән таләп куюын ирештерде ул чакта. 2010 елдагы җанисәп нәтиҗәләре турында бәхәсләр әле дә туктамый. Шул ук вакытта алдагы халык исәбен алуга да әзерлек бүгеннән үк бара. 2015 елда ук инде халык исәбен алуның “микроперепись” дип аталган беренче өлеше оештырыла.