Воткинскиның “Тургай” ансамбле 20 еллыгын билгеләде

"Тургай" ансамбле җырчылары

Воткинскидагы "Тургай" һәвәскәр җырчылар төркеме Яңа ел бәйрәме алдыннан татарларны җыеп оешуының 20 еллыгын билгеләп үтте.
Воткински каласында җырга-моңга һәвәс милләттәшләребез егерме ел элек “Тургай” ансамбленә җыелды. Яңа ел алдыннан алар үзләренең 20 еллыгын билгеләп үтте.

Воткински каласында ике татар сәнгать төркеме – “Дуслык” һәм “Тургай” ансамбльләре эшли. Зур булмаган һәм татарлар саны да алай күпләп исәпләнмәгән шәһәрдә ике дистә ел буе ансамбльне саклап калу җиңел түгел. Моны үзенең эшен, халкын, татар моңнарын яратучы гына башкара ала. Нәкъ шушы сыйфатлар хас аның җитәкчесе шагыйрә Гөлфия Исхаковага.

Гөлфия Исхакова “Тургай” ансамблен саклап калуы җиңел булмавын әйтте. "Җырларга яратучы яшьләр килә, аларны татарча сөйләшергә, җырларга өйрәтәсең генә, алар укырга башка шәһәргә күчеп китә, яисә башка сәбәпләр килеп чыгып, безгә йөрми башлыйлар", дип уртаклашты.

Ансамбльнең нигезен тәшкил итүче берничә кеше шулай да 20 ел дәвамында яңа җырлар өйрәнеп, аларны сәхнәдә башкара. Шундыйлардан – Рәсим Гарифьянов һәм Кадрия Маннанова.

Кадрия Маннанова: “20 ел мине татар җырына мәхәббәт йөртә. Җырларга теләгем китерде “Тургайга”. Татар халык моңнарын яратам. Алардан башка тормышым тулы түгел шикелле”, ди.

Рәсим Гарифъянов та татар җырларын яратуы шушы төркемгә китерүен әйтте. Үзе ул Татарстанның Актаныш районынна. Күп еллар Воткинскида яши. Күп вакытта эштән соң өйгә кереп ашамыйча да мәдәният йортына килүен җиткерде. “Без җырламасак, яшьләргә моңнарыбызны кем җиткерер, аларны да коллективка алып киләбез”, диде Рәсим.

Ансамбльнең җитәкчесе Гөлфия Исхакова күп еллар “Тургай” белән ныклы элемтә булдырган башка милләттәшләребезне дә санап үтте.

“Күп еллар китапханәдә эшләгән, бәйрәмнәр үткәрергә ярдәм иткән Рәмзия Аглетдинова, Гөлсимә Останова, Фәридә Хөсәенова һәм башкалар, алар күп”, диде Гөлфия ханым.

“Тургай” төркеме халкыбыз күңелен күрә. Танылган композиторлар әсәрләре, халкыбыз җырлары белән беррәттән алар җитәкчеләре Гөлфия Исхакова сүзләренә иҗат ителгән җырларны да башкара.

Шуңа тамашачы концертларга яратып йөри. Әсгать Гарифуллин әлеге төркемнең бер концертын да калдырганыбыз юк, яратып йөрибез дип уртаклашты.

Дөрес, тамашаларга беренче тапкыр килүчеләр дә бар. Альберт Зиннәтшин иптәше белән килгән. Алик Закировның кызы Алисә “Тургай”га йөри. “Концертларга гаилә белән йөрибез”, диде Алик Закиров.

“Тургай” ансамбле әгъзалары юбилей тамашасына яңа сәхнә киемнәре белән чыкты. Аларны тегәргә җирле милли-мәдәни мохтарият ярдәм иткән. Мохтариятнең рәисе Рафаил Фатхуллин яшьләрне үстерергә ярдәм итәргә тырышабыз диде.

Тургай ансамблен котларга чит төбәкләрдән дә вәкилләр килгән иде. Воткински һәм Сарапул шәһәрләренең милли оешмалары һәм иҗат төркемнәре ныклы элемтә булдырган.

Сарапул шәһәр ТИҮ вәкиле Светлана Борһанова “Тургай” ансамбле кичәләренә инде берничә ел килүләрен җиткерде. “Бер-беребездән үрнәк алып яшәргә тырышабыз”, диде.

Заһирә апа Рәшитова да Воткинскида беренче генә тапкыр түгел икән. Гөлфия Исхакованың шигырьләрен дә яратып укуларын әйтте.

Эльвира Сәлимҗанова да берничә ел элек федераль Сабантуйга әзерләнгәндә Гөлфия Исхакова сүзләрен сайлап, җыр язган булган. Шуннан соң берничә яңа җыр туган.

Воткински каласының иҗат көчләре Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәре белән дә дуслык күпере булдырган. Берничә шигырьләр китабы авторы Кәүсәрия Нуруллина да “Тургай” ансамбле белән күптән дус булуларын җиткерде. Милли бәйрәмнәребезне бергә үткәрәләр, кирәк вакытта бер-беренә ярдәмгә киләләр.

Шулай итеп, Воткинскидагы Тургай ансамбленең егерме еллыгына багышланган кичәдә бу шәһәрдә яшәүчеләр, милли оешмалар гына түгел, чит өлкәдән дә вәкилләр катнашты. “Ансамбль озын гомерле булсын. Алар эшен дәвам итәргә үсеп килүче буын өлкәннәрдән тәҗрибә туплап калсын”, дигән теләкләр җиткерде кунаклар да, хуҗалар да.

Воткинскиның "Тургай" ансамбле 20 еллыгын бәйрәм итте