Карзаи Әфганстандагы АКШ хәрбиләренең кагылгысызлык статусын кире кага

Әфганстан президенты Хәмит Карзаи 2014 елдан соң Әфганстанда калачак АКШ хәрбиләренең кагылгысызлык статусы турында тагын сигез-тугыз айдан соң карар ителәчәк, диде.

Узган атнада АКШта булып кайткан Карзаи бүген журналистлар белән очрашуда Кабул АКШның бу турыдагы тәкъдимен кире какты, дип белдерде. Аның әйтүенчә, бу турыда сөйләшүләрнең икенче туры Кабулда үтәчәк.

Элегрәк АКШ президенты Барак Обама, әгәр дә халыкара коалиция көчләре Әфганстаннан чыгарылганнан соң анда калачак АКШ хәрбиләрен Әфганстан мәхкәмәләрендә хөкем итмәү турында килешү булмаса, алар анда калмаячак, дигән иде.

Обама Әфганстанда җинаять кылган АКШ хәрбиләрен АКШ хәрби мәхкәмәләренә тапшырырга тәкъдим итә.