Казан хокук яклау үзәге хакимияттән хокуклары бозылганнарга ун миллион сум түләткән

Игорь Шолохов

Казан хокук яклау үзәге хакимияттән зыян күрүчеләргә ун ел эчендә 10 миллион сум түләтүгә иреште.

10 ел эчендә Казан хокук яклау үзәге полициянең, хәрбиләрнең канун бозуы, табибларның ваемсызлыгы, дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең үз вазифаларын тиешенчә башкармавы нәтиҗәсендә зыян күргәннәргә 10 миллион сумнан артык акча түләтүгә иреште.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов фикеренчә, тиешле акчаны кайтаруга ирешү бозылган хокукларны торгызуның бер өлеше булып тора.