Дэвид Кэмерон: "Әл-Җәзәирдәге тотыклар кризисы дәвам итә"

Британ премьер-министры Дэвид Кэмерон Әл-Җәзәирдәге тотыклар кризисы турында парламентта чыгыш ясый

Британ премьер-министры Дэвид Кэмерон җомга көнне ил парламентында чыгыш ясап Әл-Җәзәирдәге тотыклар кризисы әле тәмамланмады, вәзгыять үзгәрүчән һәм куркынычлы булып кала, дип белдерде.

Аның әйтүенчә, Либия чиге янында чәршәмбе көнне тотыклар алынган газ корылмасында Әл-Җәзәир хөкүмәт көчләре террорчыларны юк итүне дәвам итә һәм тотыкларны эзли.

Британ премьер-министры Әл-Җәзәир хакимиятләренең коткару чарасы башлар алдыннан Лондонга мәгълумат бирмәвенә ризасызлык белдерде. Франция дә бу чара турында алдан мәгълуматы булмаганлыгын әйтә.

Әл-Җәзәирнең дәүләт хәбәр агентлыклары әлегә барлыгы 650 тотыкның, шул исәптән 70 чит ил ватандашының азат ителгәнлеген белдерә. Бу хәбәр әлегә бәйсез чыганаклардан расланмаган. Әлегә барлыгы 18 террорчының үтерелгәнлеге әйтелә.